|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2024 Җәмгыять
Вильфанд март аенда нинди һава торышы булачагын әйттеБарлык Үзәк Россиядә март аенда кышкы һава торышы хакимлек итәчәк. Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерә. Аның сүзләренчә, уртача киңлекләрдә беренче чын яз ае — ул апрель. Шул ук вакытта температураның +15 градуска кадәр күтәрелүе язның икенче аеның 15 числосыннан соң гына көтелә, дип яза Татар-информ.
Ул шулай ук кыш ахырына кадәр мул кар явуы, эрүе һәм температураның сизелерлек төшү ихтималын да өстәде. Белгеч аңлатканча, кышның төрлелеге берьюлы берничә фактор —океан температурасы, стратосфера характеристикалары, шулай ук циркуляция индекслары белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә мартны «кышкы» дип санау кабул ителгән һәм календарь язның беренче көненнән җылы көтәргә кирәкми, дип яза «Известия» газетасы.
Шул ук вакытта Вильфанд бөтен язгы чорга һава торышын фаразлау иртәрәк булуын билгеләп үтте.
--- |
Иң күп укылган
|