|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2024 Җәмгыять
Навальныйның* үлеме сәбәпләрен ачыклау өчен махсус комиссия эшлиАлексей Навальныйның* үлеме сәбәпләрен ачыклау өчен колониягә махсус комиссия җибәрелгән. Комиссия Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәте үзәк аппаратының оператив-режим һәм медицина бүлекчәләре җитәкчеләреннән һәм хезмәткәрләреннән тора, дип яза ТАСС. Гадәттән тыш хәл турында бүген 16 февраль көнне билгеле булды. Ямал-Ненец автономияле округында 3 нче төзәтү колониясендә хөкем ителеп утыручы Навальный* көндез йөреп кергәннән соң үзен начар хис итә башлаган. Аңын югалткан. Медицина хезмәткәрләренең һәм ашыгыч ярдәм бригадасының барлык тырышлыкларына карамастан, реанимация чаралары уңай нәтиҗәләр бирми. Белешмә өчен: *Алексей Навальный терроризм һәм экстремизмга катнашы булган физик затлар реестрына кертелгән Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|