поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
17.05.2011 Мәдәният

Утыз өч хаталы зур бүләк

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай юбилееның иң югары ноктасы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күпсанлы кунаклар алдында нәкъ менә биредә чыгыш ясады. Кичәнең рәсми өлешеннән соң, кунакларга зур театраль премияләр алган спектаклебез – «Шагыйрь мәхәббәте» күрсәтелде. Шунысы гына кызганыч, тамашачы өчен түгел, ә бәлки, «чакырулы кунаклар» өчен генә дип тәгаенләнгән иде спектакль.

Халык шагыйре Ренат Харис либреттосына танылган композиторыбыз Резеда Ахиярова язган «Шагыйрь мәхәббәте» операсы 2006 елда Тукайның 120 еллыгына ук куелган иде. Ул биш ел эчендә күпме уйналгандыр – төгәл әйтә алмыйм. Шунысы хак: күп уйналмады. Ә соңгы бер-ике елда төрле сәбәпләр аркасында бөтенләй күрсәтелмәде. Соңгы мәртәбә 2009 елда карау насыйп булган иде. Татарстанның халык артисты Мөнир Якуповның 60 яшьлек юбилеена куелган иде ул. Танылган җырчыбыз Мөнир ага Якупов Фатыйх Әмирхан партиясен башкарган иде. Сүз уңаеннан, Мөнир ага – җитмешенче елларда «Тукай» операсының концерт башкаруында (композитор – А.Бакиров, дирижер – Н.Рахлин) Тукай партиясен җырлаган шәхес.

 

Ниһаять, Тукайның чираттагы юбилеена спектакльне тагын бер карау насыйп булды. Дөрес, төп партияләрнең барысын да диярлек чакырулы артистлар башкарды. Татарстанның атказанган артисты, күп конкурслар лауреаты Владимир Васильев кына үзебезнеке. Аның Газраиле алыштыргысыз иде. Зәйтүнә ролен башкаручы буларак 2006 елны ук билгеләнгән Альбина Шаһиморатова да, ниһаять, беренче мәртәбә «Шагыйрь мәхәббәте»ндә катнашты. Шул көнне көндез Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Альбинабыз ролен искиткеч итеп башкарды. Мариин театры солисты, ике арада йөреп, Санкт-Петербург белән Казан арасына «тузан төшермәгән», инде үзебезнеке булып беткән Әхмәт Агади да тыңлап туйгысыз иде.

 

Кыскасы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бөек шагыйрь юбилеена искиткеч спектакль бүләк итте. Антракттагы бушлай бутерброд белән сокларны да өстәсәң... матур бәйрәм иде. Тик... залда тамашачыны утыртучы ханымнар бушка өләшкән буклет бөтен кәефне пыран-заран китерде. Буклет ике телдә чыгарылган. Татарчасы – русчадан уңышсыз тәрҗемә. Иң кәефне кырганы – Казан истәлеге итеп кунаклар өйләренә алып кайтасы буклет шыбыр хата белән басылган иде.

 

Мин өстән-өстән генә карап чыгып та 33 хата таптым. Әйтик, «музыкаль җитәкче» сүзтезмәсендә, Т хәрефенең төшеп калып, «җиәкче» дип язылуы, хормейстер Нурия Җураеваның «Татарстаның халык артисткасы» булуы бик күзгә бәрелеп тора лабаса. Тукайның «бөек» түгел, «бөәк» шагыйрь булуы, «үз»не «уз» дип язулары, «шагыйрь»нең «шайгырь»гә әйләнүе, бер үк текстта «сурәтләнә» сүзен У белән дә, Ү белән дә язу – бернинди кысаларга сыймастай хаталар. Өтер, сызык буталчыклыкларын әйтеп торасы да юк – алар хисапсыз. Буклетта бер битне бизәү өчен Тукайның кулъязмасы бирелгән булса кирәк, төгәл укып булмады, чөнки имза өлешен дизайнер яртылаш кисеп калдырган.

 

Буклетны әзерләүче редакторлар – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмзия Такташ, Анна Сокольская, Ольга Осипова дип күрсәтелгән. Күпме көч түгеп, буклет төзелгән, бизәлгән, типографиядә бастырылган. Кызганыч, корректорга тиешле барлы-юклы акчага экономия ясап, адәм көлкесе килеп чыккан.

 

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры менә шундый «бүләк» ясады республикабызга. Халкыбызның горурлыгы булган М.Җәлил исемен гастрольгә йөртергә кирәксенмәгән театрдан тагын ни көтәсең!

 

Быел Казан театр училищесында сәхнә теле укытучы Инсаф Абдулладан интервью алган идем. Журналистларның сөйләм хаталары турында сүз чыккач: «Наданлык зур. Безнең илдә, әйтик, салым түләмәсәң, закон бозсаң, судка бирәләр, утырталар. …Тел турында да закон бар. Сөйләмне бозды исә, җәза бирелсен!» – дигән иде ул. Мондый тәкъдимне фантастика итеп кабул итсәк тә, уйланыр урын бар бит, җәмәгать. «Любовь поэта. Шагыйрь мәхәббәте» буклетында ялгыш кына киткән бер-ике хата түгел бит, ярылып яткан 33 хата! Тәҗрибәлерәк корректор, күзлеген киеп тикшереп чыгып, 33 түгел, ә 133 хата тапса да, гаҗәпләнмим...


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»