поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.02.2024 Язмыш

“6 ай гомере калган...”

Бу язмамны “балаларым”, дип кенә яшәгән, бер генә онык та күрә алмыйча, өч баласын, инвалид ирен калдырып, 20 ел элек гүр иясе булган газиз әнкәемә багышлыйм.

Нинди ягымлы, матур сүзләр...Анага бу сүзләр шулкадәр якын, кадерле, ишеткән саен ишетәсе килеп кенә тора. Бу шатлыктан Ананың йөрәге ярсып тибә башлый. “Балаларым, җан кисәкләрем, бәгырь җимешләрем...” дип кабатлаганда йөрәк үзен бик нык сиздереп ала да, вакытында сакламадың, дип хәлсез шелтәләп, сыкрап кына, сүлпән генә тибә тора. Менә-менә туктар да кебек.
 
Ана йөрәге белән килешергә теләми. Сабыйлары бар ич аның...
“Әнием, әнием,” - дип иркәләнеп, сөелеп торучы кызына 12 яшь; икенче кызына 14 яшь. Бала гына булса да,  анысы өчен аның йөрәге тынычрак кебек. Кыю, үз-үзенә таләпчән, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Улы - таянычы. Авыру икәнен белгәч тә, зурларча фикер йөртеп, 15 яшендә олыгаеп, күзләре моңсуланып китте. Ире нишләр? Ул да авыру бит...
 
Һәрберсе турында уйлана, борчыла Ана. Көчсезлектән бәргәләнә, сугыла, авыр сулап куя.
- Йөрәккәем, тип, туктама гына, гөнаһсыз нарасыйларым хакына,- дип пышылдый Ана. - Балаларым хакына...
 Ә йөрәк Ананың сүзләрен ишетергә теләмәгән кебек, хәлсез генә тибүен дәвам итсә дә, тиздән туктаячагын һәрвакыт искәртеп тора. 
 
Бармаган табиб, йөрмәгән таныш-белеш калмады, файдасы булмады Анага. Миңа яшәргә кирәк! Тырышып -тырмашып булса да, яшәргә, дип уйлый үзе.
Балаларының бәхетенәме,  күк капусы ачылды: бу якларга мәшһүр профессор килә, дигән сөенечле хәбәр таралды.  Ананың  күңел күгендә өмет йолдызы калыкты. 
 
Атаклы табиб башта бик озаклап Ананың сырхау кенәгәсен актарды, йөрәген тыңлады, торган саен йөзе караңгылана барды. Аннары танылган белгеч, чал  башын чайкап: “Якыннарына җиткерегез: күп булса 6 ай гомере калган бу авыруның”, - дип хөкем чыгарып та куйды.
 
Аяк астымда җир убылды, ахры, дип уйлап куйды Ана. Юк, җир түгел, мондый дәһшәтле хәбәрне күтәрә алмыйча, йөрәге вакытлыча туктап калган икән. Табибның “сөенеченнән” тетрәп, берөзлексез “инәкәй, инәкәем!” дип күз яше койган үсмер - өлкән улының чигә чәчләрен шул сәгатьтә чал сукты.Малаеның яшьле күзендә Ана үзләре белән бергә яши торган сигезенче дистәне тутыручы каенанасын, инвалид әтисен һәм сеңелләрен күрде...
 
Сабыйларының күзеннән яшь кипмәде. Ананы җәлләп, балаларын кызганып, бөтен туган-тумача әрнеп-сыкрап елады.
 
Аяк терәп тартышты Ана аяусыз язмыш белән. “Юк, йөрәгем. Беркем түгел, мин, мин хуҗа сиңа! Дөньядан ваз кичмим, табиб хөкеменә үч итеп, яшим әле! Мин балаларымны аякка бастырачакмын! Мин аларны кеше итәчәкмен! Я, Ходаем, гомер бирче, ярдәм итче миңа! Сабыйларым хакына”,- дип  иртә-кич теләде Ана.
 
Бакча башындагы мунчадан чистарып пакъләнеп кайтканда елый-елый  теләгән теләкләредерме, кайсыларыдыр, ләкин алар  кабул булды. Үз ямышына үзе хуҗа булган Ананың  йөрәге тагын берничә ел типте әле. Хәтта җаны кебек күргән малаен армиягә (2 елга бит ул!) озатып, сабыр гына кайтуын көтте. Кызлары да белем алып, үз юлларын тапты. Аннан ул оныклары күрү турында хыяллана башлады. Ләкин  болай да шактый буйсынган йөрәкнең Ананың бу сүзләрен кабул итәсе килмәде инде...  Түшәге янында утыручы балаларына, 25 ел бергә матур гаилә булып яшәгән иренә сүз әйтерлек хәле булмаса да, Ана Ходайга рәхмәт укыды: 6 ай түгел, 8 ел (!) яшәп, балаларын  ятим итмәде, якыннарын куандыра алды бит ул!
 
Балаларының тормыш дигән дәрьяда батып югалмаячакларын белеп, Ана беренче тапкыр үз йөрәгенә буйсынды һәм тынып калды...
 
Румия Хафизова,  
Бөгелмә шәһәре.
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»