|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Ир кар өеме астында калганБашкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында хәвефле хәл булган: 35 яшьлек ир түбәдән төшкән кар астында калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ир түбәгә өелгән карны чистарткан. Ниндидер бер вакытта ул кар белән бергә егылып төшкән һәм кар өеме астында калган.
Бу хәлне күргән кешеләр ирне чокып чыгарырга тырышкан. Әмма эшнең бик озакка сузыласын аңлап, коткаручыларны чакыртканнар.
Коткаручылар тиз арада килеп җиткән һәм шаһитлар белән бергә ирне “кар тоткыныннан” тартып чыгарганнар. Бу вакыт эчендә ир шактый өшергә өлгергән.
Медиклар аны дәваханәгә алып киткән.
Фото: МЧС
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|