|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2024 Медицина
Галим: Россиядә коронавирус куркыныч тудырмыйРоссиядә коронавирус белән хәл контрольдә тотыла, дөньяда да ул бернинди куркыныч тудырмый, дип белдерде Россия Фәннәр Академиясе академигы Геннадий Онищенко. Бу хакта Татар-информ яза. «COVID-19 куркыныч түгел. «Омикрон» инде 2 ел бар, бераз үзгәрә, әмма бу коронавирусның башка төре барлыкка килә алмый дигәнне аңлатмый», – диде Онищенко. Бу хакта РИА Новости яза.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә грипп һәм коронавирус белән бәйле хәл контрольдә тотыла. Дөньяда да ул бернинди борчу тудырмый. Пандемиягә китерергә мөмкин булган яңа штаммнар бүгенге көндә юк , дип төгәлләде Онищенко.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|