поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.02.2024 Җәмгыять

Миләүшә Айтуганова: «...шунысы өчен мин үземә: «Молодец, Айтуганова!» дип әйтә алам»

Журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Миләүшә Айтуганова – «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры. 1998-2002 елларда Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары, 2002-2016 елларда «Татарстан – Яңа Гасыр» компаниясе җитәкчесе урынбасары һәм баш продюсеры иде.

Миләүшә ханым – танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор Ләбиб Айтуганов (1935-1964) кызы.

Миләүшә Айтуганова белән сөйләшергә «Татаркино» бинасына килдем. Үзәктә булса да, ул – эчкә кереп аулак урынга урнашкан бина. Шул ук ишегалдында Татарстан Кинематографистлар берлеге дә урнашкан. Бу бинаны кастингка йөрүчеләр аеруча яхшы белә. 

- Миләүшә Ләбибовна, сезнең монда үзегездә совет чоры атмосферасын төшерерлек икән – бинагыз ремонт сорый.

- Мин килгәннән бирле әзрәк ясыйбыз инде ул ремонтны. Башта әкренләп бүлмәләргә ясадык, былтыр – архив кабинетларына. Безнең зур холл бар, хәзер анда 100 еллык юбилейга музей һәм кинолекторий булдыру өчен ремонт ясыйбыз. Аның проекты бар – идеясе миңа бик ошый.

- Музей бүлмәгез «Мир» кинотеатрында бар түгелме?

- Анысында «Режиссер фатиры» дигән проект эшләү идеясе бар. Бик күп материал җыйдык.

- Үзегезмени?

- Әйе. Мин бит үзем тарихчы галим. Милли музейда кино темасына булган бөтен экспонатларның исемлеген төзедек. Бик күп афишалар, кызыклы фоторәсемнәр сакланган. Бөтен республика буйлап халыктан җыелган кызыклы экспонатларыбыз бар. Без аны «Халык музее» дип атыйбыз.

- Музей ясау дигәндә кастинглар уза торган залыгыз күздә тотыламы?

- Әйе. Анда кастинглар да, кинолекторийлар да, мастер-класслар да үткәрергә мөмкин. Зур экран торачак. Шунда ук музей предметлары да була ала. Бу безнең 100 еллык юбилеебыз өчен әзерләнә.

«Быелгы командировкаларны санап карадым – 25 командировка булган икән»

- Миләүшә Ләбибовна, бик баналь сораудан башлыйк: үткән елга нәтиҗәләр – яхшысы һәм начары. Ягъни, нәрсә барып чыкты һәм чыкмады?

- Без коллектив белән нәтиҗәләр ясыйбыз...

- Коллектив белән ясалганы түгел, миңа шәхси нәтиҗәләрегез кызыклы булыр иде.

- Анысы да бар. Мин быел татар киносы һәм төрле фестивальләргә бәйле командировкаларны санап карадым – 25 командировка булган икән. Бу бит – аена 2 тапкыр өйдән чыгып каядып барганмын, дигән сүз. Һәммәсе кино белән бәйле. Берничә фестиваль белән дуслаштык. Алар безне жюрида эшләргә дә, Казан кинофестивале программасын тәкъдим итәргә дә чакыралар. Димәк, Татарстан киносы 25 җирдә ниндидер формада күрсәтелгән, дигән сүз. Санкт-Петербург, Мәскәү, Чечняда булдык, «Тарлан» фильмы Бурятиядә фестивальдә катнашып приз алды, Иранда документаль фильмнарны күрсәттек. Шулай ук, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь, Таҗикстан, гарәп илләре... Россия регионнарында күп булдык, регионнарга Татарстан киносы көннәре шулкадәр сеңеп калган, хәзер 12 регион безне көтә...

- Анда яшәүче татарлар сорыймы?

- Әйе. Татарлар сорый, ә кино карарга төрле халык килә. Үзбәкстанда күрсәткәндә, мәсәлән, үзбәкләр дә, башка милләтләр дә бар иде. Чечняда, Бурятиядә татарлар гына димәс идем, алар анда юк дәрәҗәсендә. Красноярск краенда берничә шәһәрдә күрсәттек, Екатеринбург, Төмән, Омск, Когалымда татарлар оештырды һәм яратып карадылар. Быел Кырым, Ростов, Архенгельск өлкәсе бик сорый. Быел 100 еллыкка багышланган кинодесант ясарбыз дип уйлыйм.

- Бу – алып барып бушка күрсәтеп кайтумы?

- Бушка түгел. Билет сатып алалар. Беренче елда бушка иде. Екатеринбургта: «Безгә акча түләп эстрада концертына гына киләләр, бушка күрсәтегез», – дигәннәр иде, «Мулла»ны шулай күрсәттек. «Халыкка ошый икән, тагын килегез», – диләр. «Билет сатыгыз», – дидем. Һич югы 150-200 сум булсын, бушка күрсәтергә ярамый, бу бит – хезмәт. Татарстанда да бушлай күрсәтүне бетерергә кирәк.

- Бетерә алмыйсыз.

- Әйе, бетерә алмыйбыз. Ләкин тырышырга кирәк. 100 сумга булса да билет сатарга кирәк. Халык бит, 500 сум түләп, «Бременские музыканты»га бара, мин дә карап кайттым. «Холоп»ка да бардым. Шуңа 2 балалы бер гаилә барса – 2 мең сум.

- Мин дә карадым «Бременские музыканты»ны. Безнең кинолар моннан да начар түгел, дип кайттым. Миңа ул бик начар фильм булып тоелды.

- Мин дә карадым. Анда бит инде, күрәсез, технологиягә корылган. «Холоп»та нинди массалы күренешләр...

- Юк, анысына барырга үземне җиңә алмадым.

- Халык йөри бит. Россия фильмнарына йөри башладылар. Нигәдер, татар фильмнарына йөрмиләр.

- «Пушкин картасы»ндагы акча әрәм калмасын дип тә барды инде яшьләр.

- Без дә татар фильмнарын «Пушкин картасы» белән күрсәтәбез. Эшебез ике юнәлештә бара: берсе – кино күрсәтү, аның Мәдәният министрлыгы төзегән зур исемлеге бар, һәм анда безнең татар фильмнары да бар, икенчесе – әдәбият экранда. Минем ул хыялымны беләсең инде – татар классикасы буенча 10 фильмны экранга чыгару. Бүгенге көндә 8 фильм бар, аларны, рәхәтләнеп, «экранда – әдәбият» дип күрсәтергә була. Чөнки ул әсәрләрне мәктәптә укыйлар. Шул ук «Ак чәчәкләр», шул ук «Тапшырылмаган хатлар», «Без – 41нче ел балалары», Әмирхан Еники әсәрләре...

Классик әсәрләр буенча шулкадәр эшебез күп. Бик актуаль әсәрләр бар. Әлбәттә, язучылар шул заманга караган әсәрләр дә язганнар, әмма аның төбендә дә бер герой, бер гаилә тарихы ята. Димәк, аны да бүгенге көнгә яраклаштырып була.

- Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында әдәби әсәрләрне бик үзгәртеп бутап бетермәскә киңәш иттеләр. Бу – кинога кагылмыймы? Театрларга ул җәһәттән претензияләр дә булган, диде министр. Сезгә андый претензияләр булмыймы?

- Була инде. Әмирхан Еникиның өч әсәрен бер сюжетка бәйләп кино төшердек. Сез аны карадыгыз...

- Карадым һәм сценаристны тәнкыйтьләдем.

- Әмирхан Еникиның кызы Флера Әмирхановна да: «Икенчерәк итеп күз алдына китергән идем», – диде. Зифа Кадыйрова әсәренә нигезләнеп «Сөмбел» фильмын чыгаргач, Зифа апа: «Бу – минем китап түгел», – дип, аптырап калды. Ләкин китап язу һәм кино ясау – икесе ике сәнгать. Китапта язылган әйбер берничек тә экранга тулаем сыешып бетә алмый. Кино ул – сценарист һәм режиссер ягыннан беркадәр иҗат, димәк, бераз үзгә була. Бер генә экранизацияне дә әсәр тулаем кергән дип әйтә алмыйм. Һәр кеше вакыйгаларны һәм геройларны үзенчә күзаллый. Кинода без режиссер һәм сценарист интерпретациясен карыйбыз. Тәнкыйть булса – була инде, ләкин, барыбер, кино төшерергә кирәк. Күбрәк төшергән саен сыйфаты әйбәтрәк була.

- Ел нәтиҗәләре турында сөйләшә идек...

- Безнең дәүләт заданиесе бар. Ул 100 процент үтәлгән. «Пушкин картасы»на рәхмәт әйтергә кирәктер – бюджеттан тыш керем зур булды. Былтыр 8 млн булса, быел 18 млн. Миңа калса, бу – яхшы күренеш.

- Бу – үзегезгә буласы акчамы?

- Әйе. Безгә – 9 млны. Безнең бит кино челтәре бар – анда кино күрсәтү өчен хокуклар алырга кирәк. Килгән акчаның яртысы хокук иясенә китә. Шуңа күрә моны әллә ни зур акча дип булмый.

Үткән ел кинога бәйле вакыйгалар күп булды. Эреләреннән Казан халыкара мөселман киносы фестивале, Милли мультифест. Ә кечерәк вакыйгалар атна саен, чөнки мин үзебезнең хезмәткәрләрне тик кенә утыртмыйм – пассионарлык дигән әйбер бар инде миндә. Нәтиҗәләр шул!

- Ә нәрсәләр барып чыкмады?

- Тагын бер нәтиҗә бар икән. Безнең соңгы 10 елда Мәскәүдән кино төшерү өчен акча алганыбыз юк иде. Быел без «Гашыйклар тавы»на Россия субсидиясен алдык. Ул 5-6 млн. сум гына түгел. Без Мәскәү партнерларыбыз белән бергәләшеп заявка бирдек. Чөнки Татарстаннан булган заявкаларга игътибар бик юк. Партнерлык белән эшләгәндә, без ул 50 млн. сумлык субсидияне ала алдык.

- Әйбәт булган! Мин Салават Юзеев өчен бик шат.

- Бу – елның бик яхшы нәтиҗәсе. «Микулай»га да күпмедер күләмдә субсидия алынган иде – 5 миллион сум булдымы икән. Монда без субсидияне тулаем алдык.

- Димәк, бу «акчасыз төшердек» дигән аклануларсыз яхшы кино була ала инде, әйеме?

- Сугышка бәйле сәхнәләрне төшерергә Белоруссиягә китәбез. Андый экспедицияләр акчаны күп ашый. Анда команда белән яшәү, эшләү... Әле төшерелмәгән 10-12 смена бар. Аның өчен декорацияләр кирәк. Бәлки. «Мосфильм» белән эшләрбез...

- Ягъни, моңарчы экономия ясарга тырышкан әйберләрне иркенрәк эшли аласыз.

- Без экономия ясарга өйрәнгән инде – ел саен 5 млн. сумга кино төшерәбез. Монда мөмкинчелекләр булачак.

- Авторлык хокукларын да Мәскәү белән бүлешәсезме?

- Әйе. Прокат таныклыгы белән эшләгәндә, Татарстанга да, аларга да була. Алар бездән сценарий сатып алдылар. Бергәләшеп төшерәбез.

- Бу әсәр аларны нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Киносценарий ошады. Темасы ошады. Монда гаилә темасы да, экология дә бар. Болар шул «Телсез күке»не төшерә торган команда бит инде. Алар белән шунда таныштым. Анысында да сценарий авторы безнеке – Зөлфәт Хәким, актерлар да безнеке.

- Ул фильм буенча эш барамы?

- Җәй көне төшерделәр. Алар Яшел Үзән районы белән дуслаштылар.

- Анысының бюджеты?

- Шул чама дип уйлыйм.

- Анысын сезнең яраткан режиссерыгыз Әмир Галиәскаров төшерәме?

- Юк. Мәскәү режиссеры.

- Ярар, Әмирнең булмавы зур югалту түгел. Аның татар теленә булган нәфрәтенә аптырыйм. Хәтта сез дә аны тәрбияли алмадыгыз.

- Әйе. Бар аның андый ягы. Ул аны яшермичә, ачыктан-ачык әйтә.

- Алайса нигә татар проектлары тирәсендә йөри?

- Әлегә портфолио җыядыр. Аның портфолиосы безнең белән бәйле: «Мулла», «Без – 41нче ел балалары», «823» – 3 фильм аз түгел.

 «Кино өлкәсендә бердәмлек юк. Мине бу әйбер борчый...»

- Дәвам итик, Миләүшә Ләбибовна. Уңышсызлыкларыгызны да сөйлисезме? Әллә бар да әйбәт булдымы?

Тырышсаң да, тырышмасаң да, кино өлкәсендә бердәмлек юк. Мине бу әйбер борчый...

- Ирада Хафизҗановнаны да борчый. Татарстан кинематографистлары конференциясендә ул да әйтте.

- Бу алай булырга тиеш түгел. Бу – көнчелектәнме икән инде?.. Без бик аз бит. Кино да аз. Бер-беребезгә тотынып эшләргә кирәк. Бездә һәрберсе үз казанында кайный.

- Иҗат кешесен берләштерү, гомумән, мөмкин хәлме?

- Театрлар ничектер яши бит.

- Театрларның арасында да, эчендә дә төрле хәлләр бар инде.

- Конкуренция дигән нәрсә бөтен җирдә дә бар. Мине тагын бер әйбер борчый. Безнең Казан дәүләт мәдәният институтында Кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы бар. Анда хәзер белгечләр калмады. Югалттык без аларны. Төп дисциплиналарны алып бара торган – кинога өйрәтә торган кешеләр юк. Мин, әлбәттә, продюсерлык буенча үз группаларымны алып барам. Ләкин бит мин параллель эшлим. Кафедрада кеше булмау борчый.

- Нигә шулай килеп чыкты соң ул?

- Белмим. Бәлки, бу өлкәдә югары белем бирү өчен акча җитмидер. Бәлки, башка сәбәпләре бардыр. Ләкин хәзер институтта төп кафедра юк дәрәҗәсендә. Ул таркалган. Шуны торгызасы бар. Шул кафедрага яңа дулкын бирәсе килә.

- Ничек итеп? Кадрлар кирәкме?

- Кадрлар да күп түгел. Яшьләр бармый. Чөнки анда фән белән дә шөгыльләнергә кирәк. Диссертация язарга, аны якларга кирәк. Хәзер яшьләрдә шул кызыксыну юк. Татарстан кинематографиясе темасына бердәнбер китапны кино белгече Елена Алексеева язды бит инде. Бүтән бер кеше дә шөгыльләнми. Ә бит язарлык... Бүгенге заманга туры килә торган диссертация язарга кирәк.

- Алексеева язган ул китапта тема киң алынган. Татар киносы белән шөгыльләнүче бөтенләй юк.

- Милли кино буенча докторлык диссертациясе язу минем башымда бар. Мин аны булган кадәренә ниндидер нәтиҗәләр ясап язар идем. Мәгълүматны 8 ел җыям бит инде. Ләкин бит аны язар өчен вакыт кирәк. Аның өчен елга 25 тапкыр командировкага бармаска, өйдә утырып язарга кирәк. Монда инде минем приоритетларымны сайлау проблемасы. Бүгенге көндә, миңа калса, киноны танытырга кирәк – мин әлегә шул юнәлешне сайладым.

Җыеп, анализ ясап фәнни эш язу – ул театрда да юк бугай. Телевидение буенча да юк. Татар телевидениесе буенча зур фәнни эш кирәк. Яшьләр кызыксынмый. Безнең үз кинобызны, телевидениебезне танытасы килә икән, без аны фән дәрәҗәсенә күтәрергә, халыкара дәрәҗәдә күрсәтергә тиеш. Мин шулай күрәм. Бәлки, мин дөрес уйламыймдыр, ләкин буыннан-буынга күчә торган фән традициясе булмавы мине бик борчый. Булмаса, димәк, без эшебезне югалта барабыз, дигән сүз.

- Димәк, кайчан да булса докторлык язам, дигән хыял тора әле.

- Әйе. Башта бар...

- Ләкин бүген бит сез аны язачагыгызга үзегез дә ышанмыйсыз.

- Ышанмыйм. Чөнки мин әлегә иҗат белән мавыкканмын. Продюсер буларак моңа кереп киттем, миңа ошый. Бәлки, кайчан да булса, нәтиҗә буларак язылыр да.

- Дәвам итәбез. Татар киносы юк, дип зарланырга яратучылар күп бит инде...

- Татар киносы бар.

- Зарланучылар ачуны китерәме?

- Ачуны китерә. Ничек инде татар киносы булмасын?! Ел саен күпме кино төшерәбез! Мин Казан кинофестиваленә килгәч, Милли конкурс булдырдык, анда беренче елны 15 фильм килде. Хәзер 40-45 фильм килә. Болар барысы да – монда эшләнгән фильмнар. Димәк, кешеләр эшли. Хәтта кинофестиваль өчен махсус төшерәләр. Күпме студияләр бар! Зарланучылар алар кино карамый. «Татарстанда кино юк» диючеләрне күзәтеп барам һәм «Моны карадыгызмы, тегесен карадыгызмы?» – дип сорыйм. «Карамадым һәм бармыйм», – диләр. Ничек инде карамаган килеш нәтиҗә ясыйсың?! Син башта кара! Нигәдер чит өлкәләрдә һәм чит илләрдә безнең кинога карата фикер уңайрак. Нишләп шулай ул?! Мисал өчен, Үзбәкстанда 4 фильм күрсәттек. Һәрберсендә туп-тулы зал һәм фикер алышулар. «Исәнмесез?»дә һәм «Тарлан»да халык елап карады. «Безгә комедия дә китерегез», – дип сорадылар.

- «Исәнмесез?» дигәннән, Илдар Ягъфәровның бу фильмының прокатка чыга алмау сәбәбен нәрсәдән күрәсез?

- Федераль прокатчиклар алмады. Бу – зур тема инде. Анда бит безнең татарлык бар. Милли проблемаларга басым ясау кемгә ошасын?! Илдар – ул үзе әйбәт продюсер, фильмны урнаштыру белән үзе шөгыльләнде. Ул аны онлайн кинотеатрларга да биреп карады. Рус фильмнарына онлайн кинотеатрлар 1-2 миллион сум бирсә, татар фильмына нигәдер 100 мең сум тәкъдим итә. 100 мең сумга алабыз, дигәннәр. Бу бит инде...

- Хәзер түләүсез карыйбыз, димәк.

- Карасыннар, дип куйды. «Сөмбел»не куйдык – 2 млн карау. Димәк, кеше карый. «Татаркино» сайтына онлайн кинотеатрдан карап була торган киноларыбыз исемлеген куйган идек, күп кеше кереп карый башлады. Кешегә өйдә утырып «Ютуб»тан карау ошый, димәк. Мин үзем кинотеатрда карарга яратам. Ниндидер атмосфера барлыкка килә. Бергәләшеп караганда эмоцияләр икенче. Кемгәдер диванда утырып өйдә карау ошый...

- Татар кинолары буенча сезнең рейтинг?

- «Бибинур»ны, «Күктау»ны әйтер идем. «Мулла» миңа бик ошый. «Исәнмесез?»не әйтер идем. Ул миңа милли проблемалары белән бик якын. Үземнекеләрне әйтә башласам, үзенеке, диячәксез.

- Ә кайсысын әйтәсегез килә?

- Миңа Казахстан белән бергә төшерелгән «Тарлан» фильмы ошый (Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре мотивлары буенча төшерелгән. – авт.). Безгә фильмны төрле милләтләр, төрле илләр белән бергәләшеп төшерергә кирәк. Хәзер Иран белән төшерү идеясе бар. Алар безнең идеяне хуплады: «Рәсми хат языгыз, бергә эшләрбез», – диләр. Белоруссия белән бергә эшләү идеясе бар. Таҗикстан белән дә эшләп була, Төрекмәнстан да: «Идея бирегез, акча бар», – ди. Россия алмаган фильмнарыбызны Төрки дөнья күрсәтә ала. Хәзер 10 фильмны Төркия телевидениедән күрсәтергә һәм прокатка алды.

Минемчә, Татарстан кинематографиясе үсеше өчен безгә шул өч әйбер кирәк. Беренче пункт – төрле илләр белән берләшеп эшләргә һәм шуның аша Татарстанны халыкара дәрәҗәгә күтәрергә. Үз эчебездә генә кайнап яшәргә ярамый. Икенче пункт – без төшергән фильмнарга рус теленә, инглиз теленә, төрек теленә һәм кем ала – шул телгә дубляж ясарга кирәк. Аның өчен яхшы студия, яхшы тәрҗемәчеләр һәм актерлар булуы шарт. Голливуд бит инглиз телендә төшерә һәм бөтен телләрдә дөньяга тарата. Без: «Яхшы киноларыбыз бар һәм аларны күрмиләр», – дип әйтәбез икән, шул юл белән барырга кирәк – бу икенче пункт. Өченче пункт – Татарстанда татар киносына карата фикерне үзгәртергә кирәк. Татарстан, Татарстан дибез, шул өч әйбер җитми.

- Фикерне ничек итеп үзгәртергә?

- Беренче чиратта, безгә фонд кирәк. Кем якынрак тора, шул акча ала – алай булырга тиеш түгел. Бер фонд булырга тиеш. Башкортстанда шул фондка елына 50 млн. бирәләр, Якутиядә – 80 млн. Аның өчен кино комиссиясе кирәк – ул эшне җиңеләйтә.

- Кино буенча Дәүләт Советында утырыш булган иде. Анда бирүче ягыннан, ягъни, дәүләттән, акчаның шактый бирелгәне күренде.

- Бергә җыеп санасаң, күп була ул. Кинофестиваль бюджетын, «Татаркино» бюджетын кушсаң, кемдер алган акчаларны кушсаң, 150 миллион җыела ала.

- Күп күренә икән, «Акчаны бирәбез, эшләре кайда?» дигән сорау туа ала. Бу – табигый.

- Мәскәүдә күп кенә кинокомпанияләр, субсидия алганда, 50 миллион сумнан баш тарттылар, «Безгә 50 кирәкми, безгә 100 миллион кирәк», – диләр. Мәскәүдә 40-50 миллионга кино төшермиләр дә. Ул – безнең өчен зур сумма.

- Әйе шул, без шул акчага сөенеп утырабыз...

- Аларга ул җитми. Сез «Чебурашка»да яки «Бременские музыканты»да яки «Холоп»та нинди бюджет икәнен карасагыз, күзләрегез акая. Анда миллиардлар! Ә без: «Нигә безнең кино шундый гына», – дибез. Киноны прокатка тәкъдим иткәндә, дистрибьютер аның бюджетын сорый. «15 миллион сумга төшердек», – дисәк, «Безгә андый кино кирәк түгел», – диләр. Нигә блокбастерлар бөтен дөньяга тарала? Чөнки аның бюджеты бар. Бюджеты булса, димәк, кино яхшы, бюджеты булмаса, димәк, начар төшергәннәр – шундый логика.

«Мин бернәрсә яшермим һәм яшермәдем. Менә шунысы өчен мин үземә: «Молодец, Айтуганова» дип әйтә алам»

- Миләүшә Ләбибовна, бер авыр сорау бирәм. Сезнең телевидениедән киткән чорыгыз турында сөйләшәсе килә. Сезнең ул чордан кемгәдер үпкәләрегез калдымы?

- Минем, гомумән, кешегә үпкә калмый. Мин үпкә саклый торган кеше түгел. Үпкә – ул үземә зыян китерә торган әйбер булыр иде. Ләкин аңлашылмаган әйбер бар. Гештальт ябылмаган. Минем «Ни өчен алай килеп чыкты?» дигән сорауны бирәсем килә.

- Ә нишләп бирмисез?

- Мин аңа әле мораль яктан әзер түгел, күрәсең.

- Ягъни, сез ачыклап бетереп, аңлашып чыгып китмәдегезмени?

- Юк.

- Телевидениедән киткәч, депрессия булдымы?

- 1 ел. Нәрсә булганын да хәтерләмим.

- Сезгә булышырга теләгән кешеләр булдымы? Якыннарыгыз... дуслар...

- Якыннар һәрвакыт булыша инде. Ә дуслар бик аз калды. Минем дуслар әллә ни күп тә түгел иде. Бөтенләй 1-2 генә калды.

- Тирәгездәге кешеләргә «ревизия ясарга» мөмкинлек бирдеме?

- Бирде. Нык ревизия булды. Беләсезме, яшәлгән чорда кем белән аралашканмын, дустанә мөнәсәбәтләр саклаганмын, аларның берсендә дә миңа карата тискәре фикер калмаган. Мин һәрберсе белән күзенә туры карап сөйләшә алам. Мин бернәрсә яшермим һәм яшермәдем. Менә шунысы өчен мин үземә: «Молодец, Айтуганова», – дип әйтә алам.

- ТНВга барып йөрисезме?

- ТНВга да, ГТРКга да тапшыруларга чакыргалыйлар. ГТРКда бик яраталар, Фирдүс Гыймалетдинов ярдәм итеп тора. ТНВ да бөтен вакыйгаларыбызны яктырта.

- Ә бирегә урнашу өчен нинди дә булса «блат» булыштымы?

- Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә кеше кирәк иде. Ходай юлын күрсәткәндер инде – мин шул вакытта килеп эләктем. Әсгать Сәфәров белән күрештек тә, ул миңа кинофестивальне йөкләде.

- Миңа эш кирәк дип, блат эзләмәдегезмени?

- Йөрмәдем. Минем бит эшем бар иде. Мин Мәдәният институтында кафедра мөдире идем. ТНВдан киткәч, кафедра мөдире булып бер ставкага урнаштым.

- Биредә дә яраткан эшегез булгач, депрессиясез дә мөмкин булгандыр алайса.

- Беләсеңме, телевидение – чын, көчле мәхәббәтем иде. Аңа кадәр булган беренче мәхәббәтем радио иде. Телевидениедә мин яратып, бирелеп эшләдем. Җанымны-тәнемне шунда калдырдым. Мин ничек шулай килеп чыкканын да аңламадым... Ничек шулай килеп чыгарга мөмкин? Мин – гомер буе шунда эшләрмен дип хыялланып яшәгән кеше бит. Миссия шул иде – милли телевидение эшләргә. Һәм шул вакыт – «бабах!»... юк икән... Шул вакыт миңа Рамил хәзрәт Юнысов: «Мин сезне начар төсләрдә күрмим. Сез ак атта», – дип әйткән иде. Ул миңа нык ярдәм итте. Шул вакыт озак күрмәгән кешеләр шалтырата башлады. Үземне йо́га белән тынычландырдым. Шул миңа бик булышты, шундагы мастерым мине авыр халәттән чыгарды. Бөтен негатив эмоцияләр организмда блок белән кала, алардан котылмасаң, ул чиргә әйләнә. Шуңа аны вакытында туктатырга кирәк.

- Миләүшә Ләбибовна, бер мәгълүм фильмда әйтелгән «одно сплошное телевидение» булмаячагын, ул заманнарның артта калуын сез дә, мин дә яхшы беләбез. «Бата башлаган корабтан ычкыну» дип тә кабул итәргә мөмкин, димәк, китүегезне.

- Мин моңа комментарий бирергә теләмим. Кешенекен тикшермичә, үземнекен тыныч кына эшләсәм, алдыма куелган планнарны тормышка ашырсам, мин бәхетле кеше булыр идем. Мин – болай да бәхетле кеше. Чөнки мин иҗатта кайныйм.

- Сез эстрада артистлары белән бик дус.

- Әйе, дус шул...

- Миңа калса, алар... бик тирән акыллы булып тоелмый... һәрхәлдә алар арасында тирән фикерләр белән интервью бирә алырдайлары күп түгел. Ә сез – акыллы хатын-кыз...

- Аларның да төрлесе бар. Бу – сезнең ялгыш фикер. «Алар акыллы түгел» дию – үзеңне югарыга кую була. Алай ярамый. Әлбәттә, һәр кешенең үз «түбәсе» («потологы») бар. Кеше шуннан да уздыра алмый. Ләкин мин аралашкан кешеләр үсәргә, камилләшергә әзер.

- Эстрада музыкасын... ягъни, аларның иҗатын яратасыз, әйеме?

- Аралашу һәм иҗатын ярату арасында тигезлек билгесе куя алмыйм.

- Эстрада концертына барып ләззәт аласызмы?

- Мин аларга йөрим. Кайберләрендә рәхәтлек алам, кайберләрендә алмыйм. Аларга йөрүем – кешенең ни дәрәҗәдә үсешен, кайда таба баруын күзәтәм. Минем өчен ул – анализ. Татар эстрадасына карата да фәнни эш юк бит. Эшләмиләр.

Эстраданы күзәтеп баруым «моны төшерергә кирәк, бу – фондка әйбәт» дип сайлаган телевидение чорыннан ук канга сеңгән. Спектакль премьераларын да калдырмыйм. Татар театрларын да карыйм, рус театрларын да карыйм, опера театрын да карыйм.

- Ә сез эстраданың үсешенә ышанасызмы? Әйтик, аны «Үзгәреш җиле» үстерә аламы? Әллә аны бөтенләй үстерәсе юкмы? Халыкка шулай да ярыймы?

- Халыкка шулай да ярый. Халыкка шулай да ярамаса, зал тутырып килмәсләр иде – һәр артистның үз аудиториясе бар. Фамилияләрне әйтеп тормыйм. Әмма монда бер әйбер бар: акыллы, мәгънәле программалар никадәр күбрәк булса – халык шулкадәр үсә. Сәхнәгә банкет чыгару әйбәт түгел. Ләкин ул чыккан инде. Сәхнәнең изге төшенчә булуын ничек кайтарырга? Сәхнә ул кешене тәрбияләр өчен бирелгән. Сәхнәдәгеләрнең кеше белән эшләргә һәм кешене үстерергә зур мөмкинчелекләре бар. Бу – зур җаваплылык. Моны күп кеше аңламый, интеллект җитми.

- Әйе, эстрадага интеллект җитми.

- Ул инде гаиләдән килә. Әмма ул кан белән генә күчми, аны үстерергә дә була. Бүген татар музыкасында альтернатив командалар да бар, алар да үз аудиториясе белән эшли. Мин аларга да йөрим. Киләчәк аларда. Алар дөньякүләм музыкага тартылалар, һәм аларның музыкаль принциплары да икенче. Аларда примитив дигән әйбер юк. Аларда музыкага да, текстларга да икенче мөнәсәбәт. Ул якка гына да китеп бетәргә ярамый, ләкин баян белән дә калырга ярамый.

- «Үзгәреш җиле»нә дә йөрисезме?

- Йөрим. Беренче бүлеген карыйм да китәм. Озак түзә алмыйм. Чөнки анда бер үк кешеләр. Максаты икенче иде бит. Ә анда бер компания җыелган да... гел бер үк кешеләр белән кызык түгел. Үстерү өчен механизмны үзгәртергә кирәк. 

«Минем балалар шундый – алар әниләре Айтуганова булуын сөйләп йөрергә теләмиләр»

- Миләүшә Ләбибовна, үзегезне социаль челтәрдә активлыкның максаты бармы? Бу – үзегезне күрсәтәсе килү генә түгел бит инде.

- «Шәхси бренд» дигән төшенчә бар. Компания бренды күп очракта җитәкченең шәхси брендына барып тоташа: шәхси бренд эшләсә, компания бренды да үсәчәк. Бу ике әйберне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый. Мин шәхси тормышны бик сирәк күрсәтәм. Ләкин нәкъ менә шул постлар күп лайклар җыя. Нигәдер кеше кешенең шәхси тормышы белән кызыксына...

- Нигәдер... Нигә икәнен белмисезмени?

- Чагыштырып караганым бар. Әйтик, бер көнне премьера яки кинога бәйле вакыйга турында фото куям, икенче көнне – кызым белән төшкән фотоны. Шул ике фотога кешеләрнең реакциясен карасак, аерма шулкадәр зур.

- Сез моның табигый булуын яхшы беләсез.

- Әлбәттә, табигый. Кешегә шул кирәк. Сирәк-мирәк кенә шәхси тормышны бирүемнең максаты да шул – кешеләр ул аккаунтта калсыннар, кинога бәйле яңалыкларны да күрерләр, дим. Монысы – хәйләкәрлек.

- Шәхси тормышыгызны сөйләмисез инде, әйеме?

- Сөйләмим.

- Улыгыз һәм кызыгыз белән дә мактанмыйсызмы? Алар Казандамы?

- Улым Казанда, кызым – Питерда. Тимур «Гауга» төркемендә гитарада уйный. Аранжировщик. Социаль челтәрләрдә мин аны бик күрсәтмим. Минем балалар шундый – алар әниләре Айтуганова булуын сөйләп йөрергә теләмиләр. Ни өчен дисәң, алар бу тормышта үз урыннарын үзләре табарга тели. Танылган кешеләрнең балалары шундый комплекста яши икән. Мин алар белән килештем: үзләренчә яшәсеннәр! Кызым үзен Санкт-Петербургта таба икән – бик яхшы. Шунда бәхетле булсын!

- Рәхмәт, Миләүшә Ләбибовна! Бу шактый кыска интервью булды инде. Беренче юлга шунда тукталып торыйк. Алдагы очрашуларга кадәр!

"Интертат", Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе


---
Татаркино
№ --- | 06.02.2024
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»