|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2024 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов дәүләт премияләре тапшырды (ФОТО)Кичә Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә 2023 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре тапшырылды. Премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын лауреатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премиясенә 6 томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» өчен филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы (проект җитәкчесе), филология фәннәре кандидатлары, ТӘҺСИнең лексикография бүлеге хезмәткәрләре Таһирова Фәридә Инсан кызы, Сабитова Илһамия Исламетдин кызы, Галимова Ольга Николаевна, Сафина Эльвира Ирфат кызы, Сәфәров Ринат Таһир улы, Гаффарова Фирая Фаяз кызы һәм Сабирова Гөлзада Гарәфетдин кызы лаек булды.
Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|