|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2024 Авыл
Орлык тизрәк тишелсен өченБорыч орлыгы авыр тишелә, коры килеш чәчкәндә, ике атнасыз шытмаска мөмкин. Бу процессны тизләтергә була. Орлыкларны “Бутон”, “Циркон”, “Завязь” кебек стимулятор эремәсендә тотарга мөмкин. 250 мл җылы суга 3 тамчы җитә. Иң элек коры орлыкны гади суда (моның өчен кар суы яхшырак) 2-3 сәгать тотарга кирәк. Аннан орлыкларны стимуляторлы эремәгә салып алырга була, югыйсә орлыклар артык күп доза стимулятор сеңдереп, янарга мөмкин. Мондый эремә орлыкларны файдалы матдәләргә баета, тизрәк шыттыра. Аннан дымлы чүпрәккә төреп, пакетка салырга һәм җылы урынга (+30...+32 оС) куярга кирәк.
Борыч, баклажан үсентесе даими урынына 70-80 көнлек булып чыгарга тиеш. Үсентене теплицага апрель азакларында күчерә алачакбыз. Шуңа аны 5-10 февральдә чәчәргә ярый. Ачык грунтка 1-10 июньнән дә иртә чыгара алмаячаксыз. Теплицагыз юк икән, чәчү эшен 10-20 мартка калдыру дөресрәк.
Фото: aksenovko/123rf.com
--- |
Иң күп укылган
|