поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.05.2011 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Гүзәл Шәмсиева

ФИО: Шәмсиева Гүзәл Рафил кызы

 

Туган як: Саба районы

 

Уку/эш: Татар дәүләт гуманитар – педагогика университеты

 

Нинди бәйгеләрдә катнашканың бар? Шигырьләремне бары үзем өчен генә, күңелемне бушатыр өчен генә язам.

 

Яраткан авторларың: Әмирхан Еники, Ленар Шәех, Клара Булатова һ.б.

 

Сине борчый: бүгенге көндә барган хәлләр

 

Ярдәмеңнән ташлама Син

 

И бер Ходам, ярдәмеңнән ташлама Син,

Мин бит бер бәндәң,

Беркемгә дә буйсынмаучы,

Могҗизалар тудыручы,

Кодрәтеңне мин беләм.

Җир-күкләрне, фасылларны,

Бар дөньяны Тәртипләүче,

Кешеләрне төрле яклап

Син Сынаучы,

Туры юлга Күндерүче,

Киң рәхмәтең илә

Хаталарны Кичерүче.

Дөнья дигән чиксезлекнең

Уңын-сулын Күрсәтүче,

Күрмиләр дип уйлаганда,Күзәтүче,

Хәрам-хәләл аермасын Өйрәтүче,

Күңелләрне иман белән Төзәтүче –

Бөек бер Зат Син – АЛЛАҺым.

Иман кәлимәсен китерәмен:

“ЛӘӘ ИЛЛӘҺӘ ИЛЛӘ АЛЛАҺЫМ

МӨХӘММӘДЕРӘ СҮЛҮЛЛАҺЫМ”.

 

Замана мәхәббәте...

 

Мәхәббәт, ярату диләр

Алар нигә?!

Хакыйкатьтә алар бар да

Сүзләр генә.

Чын асылда исә, күпчелектә

Мәхәббәткә акча, байлык

Мөлкәт керә.

Ул гына да түгел әле

Өстәвенә, матур булсын

Дус-ишләре тирәсендә,

Мактанырлык та ул булсын...

Матурлыкның белмиләр шул

Нидәлеген,

Тышкы кыяфәт алданырга сәбәплеген,

Белмиләр шул, күңелендә ни барлыгын.

Халкыбызда юкка гына чыгармаган:

“Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе –

Ботак тишеген”.

 

Синең күзләр...(Дуска)

 

Бер күрүдә әсир итте синең серле күзләр,

Алар шундый нурлы иде,

Әйтерсең лә, айлы төндә яктыртучы энҗеләр,

Алар моңлы иде,

Бу күзләргә күпме шатлык сыйган,

Кайгыларың күңелеңнең иң түрендә

Урын алган уй-моңнарың яшеренгән?!

Әйтче, миңа дустым:

Синдә күпме шатлык, күпме кайгы,

Уй-хисләрең, хыялларың урын алган,

Бәлки анда, минем өчен дә бер урын калган?!

 

Сиңа

 

Каләм алдым кулларыма, янә шигырь язарга

“Шигыреңне ятладым”, дип, әйткән буласың шунда.

Әллә инде шаяртасың, әллә инде көләсең,

Ни кызганыч, белмим шул мин, ниләр синнән көтәсен.

Бер карыймын – бер төрле син, бер карасам икенче,

Сөйләүләрең ошый синең, алар бик тә фикерле.

Урнын белеп шаяртасың, урнын белеп көләсең,

Үз уйлаган киңәшләрең хәтта миңа бирәсең.

Синең яхшы фикерләрең миңа бик тә кирәкле,

Икеләнгән чакларымда алар бик тә кирәкте.

Бер карыймын –  елмаясың, бер карыймын – көләсең,

Икенче кат караганда бөтенләй үк сүнәсең.

Әллә ниләр уйланасың, әллә ниләр чишәсең,

Кайвакытта күңлең белән өеңә кайтып киләсең.

Бер карашка бик җитди син, бер карашка – шаян да,

Яныңдагы иптәш белән алай бик күп шаярма!...

Синең турда да утырып язарга булдым эле

Әгәр кыек җире булса, дөресләп укы, яме.

Шигырьләр белән мактанмыйм,шагыйрә түгелмен ич,

Шулай булса да язамын, күңелем тик тормый һич.

 

Яра

 

Үтеп киткән кешеләрдә

Сине күрәм...

Бу вакытта, мин борчылам,

Тәмам сүнәм, сулам,моңсуланам.

Үзең генә булсаң бер хәл,

Син бит башка, башка берәү белән

Сине “сөям” диеп әйтә алмыйм,

“Сөймим! Дияргә дә мин кыймыйм.

Тик шулай да күңелемдә

Дулый тынгысыз буран,

Хисләремне ду китерә ул бит һаман...

Тышкы яктан ул син идең

Ләкин күңелемә: “Ул түгел”, дип ялганладым.

Тик йөрәгем ышанмады,

Миңа әйтте: “Үз –үзеңне алдаладың”.

Бугаздагы каты төен,

Күзләремә яшьләр ташлады...

Сине күргән көндә,егерменең иде соңгысы...

Моның белән йөрәгемә утлар аттың

Башка берәү белән учак яктың...

Сөюемә каршы – авыр таш аттың...

Хисләремне минем куып тараттың.

 

Йөрәк дәшә

 

Күңелемә авыр булса да бит,

Дөрес җавап җанны өшетте.

Бу газапның шулай бетәсенә

Булганмындыр үзем гаепле...

Татлы хыялларга бирелеп мин

Аяз, зәңгәр күктә очканмын,

Онытканмын җирдә -

Кара туфрак, корым сөремен,

Зәңгәр күктә йөзә ак болытлар

Алар шулай гел дә янәшә.

Мин сайладым инде үз юлымны

Йөрәгем дә шулай дип дәшә

Күңел сыкрый бары яратуның

Берние дә булмаганлыктан

Нигә соң ул сөю?!

Булмагач тигез тию.

 

Җавапсыз мәхббәт

 

Безгә туган булсаң да син –

Мин бит яраттым.

Күңелемне яралап син –

Утларга яктың.

Аңламадың сөюемнең син –

Бит пакьлеген.

Хәзер инде һич күрмәссең

Күңелем аклыгын –

Сине күрә калсам да мин

Һич тә үзгәрмәм.

Элеккечә күзләремне сиңа төбәмәм.

Карашларым булыр минем

Башка тарафта, ә уйларым

Йөрер бары башка бер якта.

Сине күрсәм дә мин, элеккечә

Булмас беркайчан.

Сине көткән кара күзләремне

Бүтән күрәлмассың һичкайчан.

 

Күңелдәге яра

 

Барысыннан да артык күрдем,

Сине яраттым.

Тик син генә күңелемә

Авыр таш аттың,

Йөрәгемне яралап син

Издең, таптадың,

Ә соңыннан, аны –

Бөтенләй, үтереп үк

Ташладың...

Күңелкәем хәзер бер кирәксез

Тирән эзле тора ярадан.

Кул ярасы төзәлсә инде,

Күңелемне һич тә булмас алай –

Яңадан...

 

Укытучыма

 

Укытучым! Сиңа хөрмәтем зур,

Бүген дә син минем күңелемдә.

Тәүге кабат яңа дәрес керү,

Сорау иде миңа ул көндә.

Таныш түгел сүзләр кабатлыйсыз,

Сорау арты сораулар ява,

Тик аңламыйм, сезнең әйткән сүзне,

Теким сезгә гаҗәпләнгән,

Аптыраган күзне.

“Бу дәресне мин аңламам, ахрысы” дип,

Өметемне өздем...

Көндәлегемдә мин бу фәннән

“3”ле эчендә йөздем.

Шуннан артты телгә кызыксыну

Укыдым мин инглиз телен, кызу-кызу...

Көндәлектә булды горур “5” ле.

Укытучым да тырышлыгым сизде.

Еллар арты еллар узды,

Данлы Казан миңа кулын сузды,

Әлегәчә тел өйрәнеп, унбер елым узды.

Бар рәхмәтем фәнгә кызыксыну уятучы,

Фән, мәгърифәт белән күңлем кузгатучы,

Иксез-чиксез рәхмәтләрем, бар да Сиңа,

Изгелекләр юлдаш булсын тормышыңда,

Иң яраткан, хөрмәт иткән,

Үз фәненә тугъры булган УКЫТУЧЫМ!


Сәхифәнең авторы Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»