поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.05.2011 Экология

Кәҗә гөмбәсе артыннан

Ял көннәрендә, язгы май бәйрәмнәрендә барысы да шәһәрдән чыгып, урманга, елга янына барырга тырыша, яки дачасында эшләрен дә эшли, берүк вакытта саф һава да сулый.

Шәһәрдә яшәүчеләр табигатьтәге үзгәрешләрне базарда күрә алалар: башта умырзая бәйләмнәре, аннары беренче гөмбәләр... Соңрак җир җиләге, кура җиләге, урман чикләвеге, балан, миләш, шомырт җыеп сатучылар пәйда була. Көз көне башка урман бүләкләре - төрле гөмбәләр сатыла башлый. Халык юкка гына: “Урман үстер, ачлык күрмәссең”, - димәгәндер. Сугыш вакытында да кешеләрне үлемнән саклап калучы шушы урман булган.

 

Көн аяз, кояшлы...Без дә электричкага утырып, шәһәр читенә, урманга чыгырга булдык.

 

Гаиләбездә гөмбә җыю инде күптән традициягә әверелде. Аеруча шушы кәҗә гөмбәсе (сморчок) безгә бик ошап китте. Яз көне урманга барсак, без шул гөмбәсез кайтканыбыз юк. Тормыш иптәшем гөмбә үскән урыннарны яхшы белә, ә аңа аның мәрхүм әтисе күрсәтеп калдырган.

 

Кәҗә гөмбәсенең җыерчыклы манаралары былтыргы яфраклар астынан чак кына күтәрелеп тора, аны күреп алыр өчен, бик игътибарлы булырга кирәк. Иң беренчесен тапкач, шатлыгыбыз ташып чыгарга җитеште, аны тизрәк фотога төшереп алдык.

 

Сукмак буйларында, чыбык-чабык арасында, яшел мүк белән капланган агач төпләре тирәсендә үскән дымлы, салкынча тәнле гөмбәләр агач тамырлары белән тыгыз бәйләнештә булып, бер-берсен тукландыралар икән. Табигатьтәге шушы бәйләнеш – симбиоз дип атала. Яз көне гөмбәнең “строчок” дип аталганы да очрый, алар бер-берсеннән эшләпәләре белән аерылып тора, анысында агулы матдәләр бар, шуңа күрә бик сак булырга кирәк.

 

Бер гөмбәчедән сорыйлар икән: “Гөмбәләрнең барысын да ашарга ярыймы?”

 

“Әйе, - ди гөмбәче, - тик кайсы-берсен гомереңдә бер генә мәртәбә!”

 

Урманның тынычлыгына, матурлыгына хозурланып, күкрәк тутырып саф һавасын рәхәтләнеп сулап, шәһәргә әйләнеп кайтканда без бер кәрзин урман бүләге – кәҗә гөмбәсенә өстәп күңелдә озакка сакланырлык хисләр алып кайттык.

 

Әгәр күңелегездә тынгылык булмаса, дөнья мәшәкатьләрен онытып, ял көнегездә бер урманны әйләнеп кайтыгыз, шундук кәефегез күтәрелер, рухланып китәрсез.


Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»