поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
15.05.2011 Җәмгыять

Кәләшләр парады

Ап-ак күлмәк кигән кәләшне күргәч, үзебез дә сизмичә әнә шул җырны кабатлыйбыз. Без, кызлар, балачактан ук кияүгә чыгу, туй күлмәкләре турында хыяллана башлыйбыз бит. Күптән түгел генә принц Уильям белән Кейт Миддлтонның туйларын бар дөнья күзәтте дисәк тә, арттыру булмас. Ә һәр илнең танылган дизайнерлары, кәләшнең күлмәге нинди булыр икән, дип баш ватты.

Чыннан да, кеше гомерендәге иң бәхетле, иң матур көндә Кейт күз явын алырлык иде. Фил сөяге төсендәге күлмәк классик силуэтта: карсет һәм зур шлейфлы кабарып тора торган итәк. Лиф һәм җиң өсте нәфис челтәрдән эшләнгән, итәк атластан һәм ефәктән тегелгән. Ә кәләшнең чәчен бриллиант диадема бизи. Аның өстеннән кул белән чигелгән ефәк фата төшә. Кейтның чәчәк бәйләме исә ландышлардан җыелган иде.

 

Шул уңайдан без кайбер танылган ханымнардан туй күлмәкләре турында сораштык.

 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева: «Мин «Башмагым» спектаклендәге Сәрвәрнең туй күлмәген киеп кияүгә чыктым. Ул көнне мин иң бәхетле хатын-кыз идем, чөнки үземнең яраткан ярым белән кавыштым. Үзәк ЗАГСта никахлаштык. Туй өйдә булды».

 

Сөмбел Билалова: «Туй күлмәген сатып алдым. Башта Мәскәүдән караган идем, әмма анда күңелемә хуш килгәнне таба алмадым. Аннан соң бәяләре дә бик кыйммәт иде. Казанда да шактый эзләргә туры килде. Башта маникенда күргәч, игътибар итмәгән идем. Ә кигәч саласы да килмәде. Чәчәк бәйләмендә бик ачык төсләр булуын теләмәдем. Шуңа күрә розалар алсу төстә булды».

 

Күптән түгел генә кияүгә чыккан яшь җырчы Эльвира Хамматова: «Туй күлмәге турында кечкенә вакыттан ук хыялландым һәм берникадәр күңелемдә йөрткән образ да бар иде. Ул нәфис, ап-ак булырга тиеш. Шуңа күрә озак сайламадым, бер күрүдә үк ошаттым. Мин кулдан эшләнгән әйберләр яратам. Күлмәгемнең бисер белән чигелгән «бәбәй» итәкле өлешләре бар иде. Буе минем гәүдәгә туры китереп кыскартылды, карсеты үзгәртелде. Прическа да шуңа туры килешле итеп ясалды. Монда стилист белән шактый уйларга туры килде. Ачык, «кычкырып торган» макияж яратмыйм, ул да күлмәгем төсле җиңел булырга тиеш иде. Чәчәк бәйләме дә аксыл төсле розалардан эшләнде. Бик зур, авыр булды ул. Тамчы рәвешендә мәрҗәннәр белән үрелеп төшкән формада иде».

 

Ди-джей Гөлназ Сәфәрова: «Гадәттә кызлар балачактан ук туй күлмәге кию турында хыяллана. Әмма мин беркайчан да алай уйламадым. Шуңа күрә үземә туй күлмәге эзләгәндә дә Казан салоннары буйлап сәгатьләр буе йөрдем, дип әйтмим. Дөрес, башта танылган дизайнер Надежда Әюповадан тектерермен дигән уй бар иде. Әмма «Классик-люкс» Европа салонына кердем дә беренче киеп караган күлмәкне алдым. Анда эксклюзив күлмәкләр сатыла. Минем күлмәк XIX гасыр стилендә иде. Җилкәләре, түшләре ачык булган күлмәк киясем килмәде. Өсте ябык иде. Итәге дә бик кабарып тора торган түгел. Ташлар, артык ялтыравыклар да яратмыйм. Күлмәгемдә бант, гипер бар иде. Шулай ук ак төстәге күлмәк тә киясем килмәде. Ул шампан шәрабы төсендә булды. Ә менә фатага килгәндә, «Красотка» фильмында төп героиняның фатасына гашыйк булган идем. Ул баш очыннан ук башланып, өч катлы булып, идәнгә кадәр сузылып төшкән иде. Кәләш бәйләме дә шампан шәрабы төсендә булды. Ул Голландия розаларыннан ясалган иде».

 

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова: «Туебыз Башкортстанда булгач, мин күлмәкне Уфада сатып алдым. Эзли башлаганчы ук, хыялымда йөрткән күлмәк бар иде. Аны эзләп табасы гына булды. Ул һичшиксез кабарып тора торган булырга тиеш. Шуңа күрә минем күлмәкнең дә итәге сигез катлы иде. Хәзер бит модада Италия, Франция күлмәкләре. Алар гап-гади кичке күлмәк стилендә тегелә. Әмма мин туй күлмәген бер генә көнлек булырга тиеш дип саныйм. Ә чәчемә таҗ-диадема куйдым. Ул вакытларда чыга гына башлаган иде әле ул».


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»