поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
24.01.2024 Авыл

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт тармагына ярдәмне арттыра

Бу атнада Мәскәүдә Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең XV съезды узды. Аның эшендә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев катнашты. Ул тармакның 2023 елдагы эшенә йомгаклар ясады, аны алга таба үстерүнең стратегик юнәлешләрен билгеләде һәм бизнес вәкилләренең сорауларына җаваплар бирде.

Съездда Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов һәм агрохолдинг вәкилләре булды.

Дмитрий Патрушев, соңгы биш елда чимал сөте җитештерү күләмнәренең елдан-ел үсеше тренды тотрыклы сакланып килә, дип билгеләп үтте. Узган ел, беренчел белешмәләрдән күренгәнчә, ул 33,5 миллион тонна тәшкил иткән, бу 2022 елдагыдан ярты миллион тоннага күбрәк.

Моңа сөт терлекчелегендә продуктивлыкны арттыру, шулай ук заманча җитештерү оешмаларын модернизацияләү һәм заманлаштыру ярдәм итә: аерым алганда, 5 ел эчендә тугыз йөздән артык сөт комплексы гамәлгә кертелгән. Чимал күләмен арттыру, үз чиратында, эшкәртүне үстерүгә этәргеч бирә. Төп категорияләр буенча уңай динамика күзәтелә. Мәсәлән, 2023 елда сөт өсте җитештерү 21 процентка диярлек арткан, сыр җитештерү - 16 процентка, туңдырма - 12 процентка һәм коры сөт продуктлары җитештерү 8 процентка арткан. Болар барысы бергә планлы рәвештә безнең базарның сөт һәм сөт продукциясе белән үз-үзен тәэмин итүен арттыра.

Дмитрий Патрушев әйтүенчә, тотрыклы җитештерү күләмнәре артып баручы эчке ихтыяҗны канәгатьләндерергә һәм экспортны ныгытырга мөмкинлек бирә. 2023 елда Россия сөт продукциясен читкә чыгару өчтән бер өлешкә диярлек артты. 3 яңа базар ачылды - Пакистан, Гонконг һәм Әфганстан. Шулай итеп, хәзер безнең продукция 73 илгә экспортлана.

Шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы продукция сыйфатына контроль һәм ветеринария өлкәсендәге норматив-хокукый базаны камилләштерү мәсьәләләренә тукталды, ул 1 сентябрьдән авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау һәм исәпкә алу мәҗбүри булачак, дип искәртте. Бу эпизоотик иминлеккә уңай йогынты ясарга тиеш.

Министр дәүләт ярдәме чаралары комплексы турында аерым сөйләде. Әлеге юнәлешне финанслау елдан-ел арта. Мәсәлән, 2020 елда бу тармакка 38 млрд сум юнәлтелгән булса, ә узган ел 61 млрд сумнан артыграк. Агымдагы елның катлаулы булуына да карамастан, кыска сроклы һәм инвестициячел кредитлауның барлык юнәлешләре саклана. Узган ел дәвалау туклануы җитештерү өчен төзелешкә һәм куәтләрне модернизацияләүгә инвестицияләрдән файдалану мөмкинлеге бирелде. Ачыткыч оеткылар җитештерүче предприятиеләр өчен кредитлар срогы 12 елга кадәр арттырылды.

Юнәлешнең югары әһәмиятен истә тотып, 2023 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән Хөкүмәт маркировкалау җайланмасын сатып алу һәм файдалануга тапшыру чыгымнарының 70%ын каплау мөмкинлеген табу турында карар кабул итте. Узган елның көзендә маркировкалау җайланмасын компенсацияләүгә КАПЕКСлар (капиталь чыгымнар тоту) тоту өчен 245 гариза сайлап алынган, моңа 2 млрд сумга якын акча тотылган.

Мең баштан артык терлек булган фермаларны модернизацияләгәндә техника һәм җайланмалар сатып алуга тотылган чыгымнарның яртысына кадәр каплау турындагы карар проекты ведомствоара килештерү үтте.

Моннан тыш, тармак өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы аерым бер вакытта кирәк булган өстәмә адымнар да ясый. Мәсәлән, 2023 елда сөт базарында бәяләрнең төшүенә бәйле проблеманы хәл итәргә кирәк булды. Бизнеска ярдәм итү өчен аерым сөт продуктларын кайтару чыгымнарын йөз процент компенсацияләү исәбенә экспорт мөмкинлекләре киңәйтелде. Нәтиҗәдә, читтән коры сөт кертү 2022 елдагыдан 6 тапкыр артты, ә сывороткалар (сөт сүле) - тапкыр. Бу эчке базарны җайга салырга һәм шуның белән продукциянең бәясен тиешле күрсәткечләргә китерү мөмкинлеген бирде.

Сөт тармагы алдында торган төп бурычлар турында сөйләгәндә, Дмитрий Патрушев җитештерүне алга таба интенсивлаштыру һәм алдынгы технологияләр кертү, шулай ук, беренче чиратта, нәсел продукциясе буенча импорт бәйсезлегенә ирешү кирәклеген билгеләп үтте. Нәсел эшен үстерү өчен махсус субсидия һәм ташламалы инвесткредитлар бар.

Шулай ук быел 4 төбәктә тест режимында нәсел ресурсларының мәгълүмати-аналитик системасы эшли башлаячак, бу терлекләрнең генетик потенциалын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, ФНТПның (Федераль фәнни-техник программаның) 2023 елда кабул ителгән яңа ярдәмче программасы да мөгезле эре сөт терлекчелегенең сыйфат характеристикаларын көчәйтүгә юнәлдерелгән. 2030 елга кадәр аңа тулаем 5 млрд сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.


---
«Элита»
№ --- | 24.01.2024
«Элита» печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»