поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.01.2024 Шоу-бизнес

Ләйсән Сөнәгатова: «Айратның әти-әнисе белән 43 квадрат метрлы фатирда 6 кеше тордык»

Җырчы Ләйсән Сөнәгатова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

-   Айрат сезнең танышу тарихын бик тәмләп сөйли. Ә Айрат сезне нәрсәсе белән җәлеп итте соң?
- Кешенең башта тышкы кыяфәтен бәялисең бит. Айрат - озын буйлы, сөйкемле, ул вакытта әле төз (көлә) егет иде. Дәүләт ансамбле белән гастрольләргә йөри башлагач, аның тыныч, ышанычлы, зирәк, яхшы юмор хисле булуына инандым. Ул һәрвакыт кешеләрнең кәефен күтәрә иде. Айрат белән кызык, рәхәт булды. Бәлки, шул сыйфатлары өчен яратканмындыр.

- Айратның тәкъдим ясавын көттегезме?
- Без 3 ел очраштык. Айрат миннән 3 яшькә яшьрәк тә әле. Безнең мөнәсәбәтләр гаилә кору яки аерылышу ноктасына килеп җиткән иде. Яшем дә бара, ә Айрат өйләнү турында уйламый иде әле. 3 айга аерылыштык. Икебезгә дә уйларга вакыт булды. 

- Шалтыратуын көттегезме соң?
- Көтмәдем. “Хәерлегә булсын”, - дидем. Тик барыбер хисләр көчле булгач, күңелсез иде. Яраткан кешене бер көндә генә онытып булмый. Хисләрне үзең аша үткәреп, кичереп, чиста битне ачар өчен дә вакыт кирәк. Бәлки, шуңа күрә Айрат белән аерылышкач та, башка беркем белән дә мөнәсәбәтләрем булмагандыр. 

- Ә ничек кавыштыгыз?
- Айрат туган көнем белән бер ай алдан котлап шалтыратты. Ничә ел очрашып, истә калдырмаган, дип уйлап куйдым. Бәлки, аңа хәбәргә чыгар өчен сәбәп кирәк булгандыр. Рәхмәт әйттем дә, бетте. Туган көнемдә  исә Айрат котларга килеп: “Синсез яшәп булмый”, - диде. Мөнәсәбәтләребез элеккечә булмаячак, дип алдан кисәтеп куйдым. Башыма беренче килгән санны атап: “Никахыбыз 24 август булса, кавышырга риза”, - дидем. Айрат озак уйлап тормады, ризалашты. Октябрьскийга кайтып никах укыттык, аннан туй булды. Шул көннән бирле без бергә, шөкер.

- 5 ел Айратның әти-әнисе белән яшәгәнсез икән. Кыен булдымы?
- Айратка аерым фатирда яшәргә тәкъдим иттем. Тик яшь гаилә булгач, финанслар мәсьәләсе бик тотрыклы түгел иде, шуңа күрә иремнең әти-әниләре белән яшәдек. 43 квадрат метрлы фатирда 6 кеше тордык. Дөресен әйтәм, кыен булды. Кечкенәдән үз йортыбызда үскәч, өйнең иркенлегенә күнектем. Фатирда һава җитмәгән кебек тоелды. Барыбер, Айратның гаиләсенең үз кагыйдәләре, үз тәртипләре. Эшкә чыккач, социаль ипотекага гариза яздым. Үзебезнең фатир турында хыялландым. Бу Айратның әти-әниләренә бәйле түгел. Алар бик ачык күңелле кешеләр, мине үз дөньяларына кабул иттеләр. Кайнана белән дә сүзгә килмәдек. Баланы карарга да булыштылар. Аларга бик рәхмәтлемен.

- Айрат белән холыкларыгыз охшашмы?
- Эреләнеп йөргән булсам, Айрат миңа игътибар итмәс тә иде. Икебез дә гади кешеләрне яратабыз. Көнкүреш мәсьәләләре буенча бәхәсләр чыкмый. Бер-беребезгә туры киләбез, Аллаһка Шөкер. 

- Алай булгач, бәхәсләрегезнең сәбәбе нәрсәдә соң?
- Бәхәсләр юк кына әйбердән дә чыга ала (көлә). Кемнеңдер кәефе булмаса, вак-төяк мәшәкатьләр дә ачуны китерә бит. Элек еш бәхәсләшә идек. Айрат бик тиз кызып китә иде. Хәзер ул гаиләгә, тормышка карашын үзгәртте. Айрат үз өстендә эшли, мин бик шат. Барлык үзгәрешләр дә яхшы якка гына.

- Сез таләпчән әниме?
- Мин таләпчән, әмма балаларыма үземнең яратуымны күрсәтергә тырышам. Сүз белән дә әйтәм, гамәлләрем белән дә исбатлыйм. Аларга әни генә түгел, дус та буласы килә. Айрат та бик яхшы әти. Кызларга: “Әтиегез юаш, сез бәхетле”, - дип әйтәм. 

-  Сәхнәгә кайту теләге бармы?
-  Эстрададан читләшсәм дә, Филармониядә эшләүне дәвам итәм. Быел 20 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйсым килә. 22 февральдә “Чулпан” мәдәният йортында концерт куям, Аллаһы Бирса. Бу концерт үзем өчен, иҗатымны барлап, архивта саклап калдыру өчен. Әти-әниләр исән чакта концерт оештырырга кирәк. Алар минем белән бик горурланалар. Һичшиксез, әти-әниләргә дә рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызны да көтеп калам!
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 23.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»