поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.01.2024 Язмыш

«Ринатымны югалтам икән, дип кайгырдым»

Социаль челтәрләрдә өздереп баян уйнаган һәм шуңа кушылып җырлап утырган ир-ат видеосына тап булдым. Күңелне айкатып, йөрәк түренә үтеп җырлый. Аның йөзе дә елмая, кашлары да бии, кыскасы, үзеннән нур бөркелә. Күңелгә шулкадәр үтеп керде бу кеше.

Кем икәнен тиз белдек. Казанда яшәүче бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинаның икетуган абыйсы Ринат Гыйниятов икән.

– Безнең абый кебек кеше юк. Гомере буе заводта эшләде, әмма кулыннан баяны төшмәде. Матур җырлый. Кушаматы да «Композитор» аның. Ул бөтенебезгә дә үрнәк, терәк. Язмыш сынауларына да бирешмәде, – диде Рәмзия. Ринат абыйның үзен өйдә туры китерә алмасак та, хатыны Рәшидә белән сөйләшергә насыйп булды. – Ирем белән соң гына кавыштык. Ул чакта миңа 38 яшь иде. Шөкер, бик матур итеп 32 ел бергә гомер итәбез. Бер ул үстердек. Бер-беребезне аңлап, санлап яшибез. Ринат – бик тыныч кеше. Беркем белән дә талашып йөрми, гел булышырга гына тора. Бик тә туган җанлы, – ди хатыны.

– Бер ел элек гаиләбезгә зур сынау килде. Уйламаганда ирем авырып китте. Тәнендә шеш барлыкка килде. Шундук табибка күренергә киттек. Безне Казан онкология диспансерына җибәрделәр. Табибның бик яхшысы туры килә аларга. Тик анализ нәтиҗәләре сөендерми – Ринат абыйга яман шешнең 3 стадиясен куялар. Ринат абыйдан бигрәк Рәшидә апа сыгылып төшә.

– Ринатымны югалтам икән, дип кайгырдым. Әле бит яши генә башлаган кебек идек. Улыбызны өйләндереп, аның балаларын сөясе килә. Матур картлыкны бергә үтәсебез бар! Күп еллар фельдшер булып эшләгән дәү апам үзенең киңәшләрен биреп, мине  тынычландырды. Шуннан соң үземне кулга алдым. Бар көчемне Ринатымны дәвалауга бирәм. Ирем 8 химия терапиясе алды. Гел янәшәсендә булдым. Бу чир белән очрашкан кешеләрнең киңәшләрен тыңладык, табиблар кушканны үтәдек, – ди Рәшидә апа. Бирешә чир, артка чигенә. Табиблар да сөендерә. Ринат абыйның хәле уңайланып китә, ул эшкә дә чыга. Әмма әле вакыт-вакыт табибларга күренеп, анализлар тапшырасы икән. – Без Ринат белән спортны үз итәбез. Ул 50 яшеннән гер күтәрә. Бергә бассейнга йөрибез. Сынаулар алдында сынмаска сәламәт яшәү дә булышты дип уйлыйм, – ди Рәшидә апа.

– Ринат гомере буе кулыннан баянын төшермәде. Заводта үткән һәр чарада уйнап җырлар иде. Хәзер дә бер генә мәҗлес тә ансыз узмый. Әле менә Ринат терелүгә шөкер итеп, Коръән ашы уздырдык. Ирем барлык туганнар алдында миңа рәхмәтен җиткерде. «Рәшидә булмаса, терелә алмас идем», – диде. Ә мин ул булмаса, яши дә алмас идем. Язмышыма юлымда Ринатымны очраткан өчен рәхмәтлемен. Әле тагын озак еллар тигезлектә яшәсәк иде. 

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»