поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.01.2024 Авыл

«Юл булмагач, 5 көн авылдан чыга алмадык»

Сукмакларны кар каплап китмәдеме? Суыкларны ничек җиңәсез? Мал-туарыгыз исән-саумы? Йомырка бәяләре күтәрелгәндә, тавыклар турында да сорашмыйча булмый. Ничек кәефең, авыл?

Альбина Әхмәтшина, Ютазы районының Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы:

– Хәзерге вакытта үзара салым акчасы җыябыз, халык һәм мал, кош-кортларның санын алабыз. Җирлектә 1040 кеше пропискада исәпләнә. Ике авылда бөтенләй кеше яшәми. Шулай да зиратларны карап тотабыз. Былтыр 6 бала туса, 18 кеше вафат булды. Озаклап ял иткәннән соң, яңа эшкә керештек бит әле. Терлек, кош-кортларның баш санын алу икенче көн дәвам итә. Әлегә 40ка якын сыер, 2 кәҗә, 100дән артык тавык теркәлгән. Гыйнвар ахырына кадәр исәпләп бетерергә кирәк. Песи, этләрне дә санарга кушалар хәтта. Әлегә маэмайлар саны – биш. Йомыркага кытлык юк дисезме? Авылдагы ике кибеттә дә бар ул. Шәхси хуҗалыктагылар да шунда куеп сата. Бер данәсе – 17 сум. Бу вазгыятьтән соң тавыкларны күбрәк асрый башларлар, бәлкем. Үзара салымны 600 сум дип билгеләдек. Арттырып булмый, менә шуны җыя алсаң да, бик әйбәт. Авылда гомер буе яшәүчеләр аңлый, ә менә күченеп килүче яшьләрнең әллә ни исе китми. Быел юлларга таш җәячәкбез. Гадәттә бу акчага ут-юл, зиратларны тәртиптә тотабыз.

Сания Җәләлиева (Биектау районының Матмыр авылы):

– Кыш көне кечкенә авылларның борчуы бер генә: юлларны ачсыннар, гел чистартып торсыннар иде. Юлсыз интегәбез бит кайчак. Барлыгы 14 йорт бар. Җиде йортка – 12 кеше, калганнары кайтып-китеп йөри. Күбебез – әби-бабайлар. Миңа – 77 яшь. Ирем хастаханәдә дәвалана. Юл булмагач, биш көн авылдан чыга алмады. Зарланып әйтүем дә түгел. Янгын чыга калса, кеше чирләсә, нишләргә? Машиналар керә алмый. Яшь чагыбыз түгел, карга чумып барып булмый. Әлегә юллар чиста үзе. Ә кар яуса, тагын…

Флера Шәймарданова (Зәй районының Әхмәт авылы):

– Авылда кар күп ява, көрәп бетерерлек түгел. Көн саен көрәп торабыз. Юлларны чистартып торалар. Салкын, әлбәттә. Сәламәтлек какшап киткәч, балыкка да барган юк әле. Шуңа күрә өйдә генә җылынып утырабыз.

 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»