поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.05.2011 Җәмгыять

Кама Тамагында секта оешкан, диләр (ФОТО)

Кама Тамагы районының Антоновка авылына кайтып килгән бер танышым: "Анда илнең төрле төбәкләреннән күчеп кайткан егермеләп кеше табигать белән гармониядә яши. Шундый шат күңелле, бер проблемалары да юк аларның. Ит ашамыйлар, аракы эчмиләр, тәмәке тартмыйлар", – дип сөйләгән иде. Тик без анда барып карагач, кичергән хисләребезне соклану дип атарлык түгел иде, ә бәлки...

"Үзәк юк, секта гына бар"

 

Әлеге оешма рәсми рәвештә "Чыңлаган чык" аңлы рәвештә ата-ана булу һәм күңелле балачак үзәге" ("Центр осознанного родительства и радостного детства "Роса звенящая") дип теркәлгән. Кечкенә генә Антоновка авылына килеп кергәч, без аны озак эзләдек. Очраган бер авыл кешесе, андый оешманы белмим, дип баш чайкады. Соңыннан: "Секта кебек җыелып яшәүче кешеләр бармы сездә?" – дип сорагач кына, олы яшьтәге бер абзый кеше: "Анысы бар, менә бу урамнан менәсез дә сулга таба иң беренче таш йорт", – дип юл күрсәтте.

 

Абзый күрсәткән йорт янәшәсендә безне ике ир кеше каршы алды. Николай дигәне: "Хәзер мин сезне оешмабызның җитәкчесе янына алып барам", – дип авылның икенче башына ияртеп китте һәм коймалар белән уратып алынган зур гына бакча уртасында бурап куелган ике катлы йорт янына алып килде. Безне каршы алган хуҗа кеше: "Мин – Всеволод Бакушин, Сева дип кенә эндәшсәгез дә була", – дип үзе белән таныштырды. Өйдә элеккечә ясап куелган авыл миче артыннан килеп чыккан ярымшәрә 6-7 яшьлек кыз баланы, бусы – Севаның олы кызы, Любава, дип таныштырдылар.

 

Сева фикердәшләре арасында бу авылга иң беренчеләрдән булып кайтып төпләнгән. "Белемем буенча мин инженер. Хатыным да шул һөнәр иясе. Аның әле балалар психологы дигән белгечлеге дә бар. Бирегә моннан 8-9 ел элек Мәскәүдән күченеп кайттык, – дип сөйли Сева. – Минем үз фирмам бар иде. Ләкин тора-бара эшмәкәрлек туйдыра башлады. Көне-төне эшлисең, гаиләңне дә күрмисең. Мин бокс, йөзү ише спорт төрләре белән шөгыльләндем. Әмма шуңа да карамастан, 105 килограмм авырлыкта идем. Бавыр авыруы килеп чыкты. Югыйсә тәмәке тартмыйм, спиртлы эчемлекләр кулланмыйм. Менә шул чакта уйга калдым. Болай дәвам итсә, моннан 10-15 елдан соң да берни үзгәрмәячәк. Бәлки, зиннәтлерәк фатир, машина сатып алырмын. Әмма сәламәтлегем калмаган булыр, дигән нәтиҗәгә килдем. Шул уйлардан миңа куркыныч булып китте. Аннары хатыным белән авылга кайтып яшәү турында хыяллана башладык. Любавабызның туар вакыты җитеп килә иде. Хатынның бер туганы өченче баласын Антоновкада яшәүче акушерка Марина өендә тапкан булган. Бала туарга 4 көн кала без дә бирегә кайттык һәм хатыным бәбәйләде. Мондагы табигатьнең матурлыгын күргәч, булган бар малны сатып, фирманы дусларга тапшырып, бирегә кайтып төпләнергә карар кылдык".

 

Мәктәп кирәкми. Мулла белән табиб та

 

Тора-бара әлеге авылга Сева кебек шәһәрдән туйган, тормышта үз урынын таба алмыйча азапланган кешеләр кайтып төпләнә башлаган.

 

– Күрше-тирә башта безне кабул итмәде. Без су буйларына ясаган коенгычларны гел җимерә килделәр. Тагын ясадык, тагын җимерделәр. Шулай да тора-бара аралаша башладык. Элегрәк кыр эшләренә дә чыга идек. Әмма химикатлар куллануга без катгый каршы. Шуңа күрә бу эштән баш тартырга булдык, – ди Сева.

 

– Оешма буларак рәсмиләш­кәнгә нибары бер генә ел әле, – ди Сева. – Бирегә яшәргә теләп кайтучылар да, болай кызыксынып кына килүчеләр дә байтак. Без аларның берсен дә мәҗбүриләмибез. Теләгән кеше яшәп кала. Авырсынып, кире китүчеләр бик күп. Бөтен кеше дә булдыра алмый. Көн итәргә тапкан малыбыз җитә. Бакчабыз туендыра. Театрлар белән гас­трольләргә чыгып китәбез. Киемнәребезне үзебез тегеп киябез. Язын орлыклар сатабыз.

 

Алар чишмәләрне чистарту белән шөгыльләнә. Умарта оялары алып җибәргәннәр. Кием тегү цехлары да бар. Республика күләмендә танылган мо­дель­ер­ларын псевдонимы белән Тайна Сарафанова дип йөртә­ләр.

 

Бүген Антовновкада әлеге оешмага караган 5 йорт бар. Аларда 12 кеше яши. Барысы да диярлек югары белемле. Мәсә­лән, Мәскәүдән күченгән 28 яшьлек Надя тележурналистлыкка, актерлыкка һәм дизайнерлыкка укыган. Аның әйтүенә караганда, әти-әнисе мондый тормыш рәвеше алып баруына каршы түгел, хәтта үзләре дә бирегә кайтып кунак булып китә.

 

Акупава исә ире Николай белән Себер якларыннан килгән. "Улым Алтайны биредә – табигать кочагында тудырасым килде", – ди ул. Антоновкада инде җиденче елын яши икән. Тик бирегә килеп төпләнгәч, ире белән аерылышкан. "Хәзер Николай белән дуслар булып калырга сөйләштек. Ул бик чибәр башка берәү белән яши", – ди Акупава, елмаеп.

 

Мөслимнән күченеп кайткан татар гаиләсе дә бар биредә.

 

– Элек әби-бабалар күпләп, бер өйдә әллә ничәшәр гаилә яши торган булган. Биредә нәкъ шундый мохит, – дип сөйли Ренат. – Итне мин элек тә яратып ашамый идем. Шуңа күрә мондагы туклануга ияләшүе авыр булмады. (Алар итле ризыклар ашамыйлар. – Ч.Х.) Хатыным кайту белән кәҗә сава башлады. Бер дә шәһәр кызы димәссең.

 

Аларның баласы әле март аенда гына дөньяга килгән. "Табарга ярты сәгать кала чишмәгә төшеп, салкын су коенып мендем әле", – ди Айгөл. "Табигатьтә яшәгәнгә шулай җиңел тапты ул, баланы үзем таптырдым", – ди Ренат. Кызга Ясминә дип исем кушканнар.

 

Биредәгеләр төрле гореф-гадәтләрне дә, бәйрәмнәрне дә үзләре уйлап таба. Йолаларны да үзләре генә башкара. Кавышасы килгән кеше кавыша, аерылышканы аерылыша. Мулла-поп чакыртып тормыйлар. Табибларга йөрүне дә кирәк дип тапмыйлар. "Нормаль кеше авырырга тиеш түгел", – дигән фикердә тора Ренат.

 

Балаларны укыту-тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә дә, өлкәннәр балаларны артык күп укытмау яклы. "Кызым мәк­тәпкә йөри башлагач, акча урлау күренешләре артты. Укытучысы бик әйбәт, әмма мәктәпкә йөри башлагач, баланың тискәре гамәлләре артты", – ди Сева. "Теләсә – укыр, теләмәсә – юк, – ди Ренат. – Кирәклесен генә үзебез дә өй­рәтә алабыз, артыгы кирәкми".

 

Режиссер бала таптыра

 

Биредәгеләр иртәнге сәгать дүрттә, кояш белән бергә торалар. Барысы бергә җыйнаулашып чишмәгә төшәләр. Анда су керү өчен махсус җайланмалары бар. Елның теләсә нинди фасылында ирләр, хатыннар, балалары әлеге җайланмага анадан тума көе өч тапкыр чумып, чишмә суында коена. Аннан физик күнегүләр ясыйлар. Табында – бары тик табигый ризыклар гына. Ипине дә үзләре пешерә. Көнгә ике тапкыр, иртә һәм көндезен тукланалар. Кичен исә кәҗә сөтеннән ясалган әйрән эчәләр. Йокыга 8 сәгать вакыт калсын өчен, кичке сәгать сигездә йокларга яталар. Табигать белән гармониядә яшибез, дисәләр дә, өйләре тулы затлы техника, компьютер, фотоаппарат. Авылча салынган мич янәшәсендә 40-50 меңлек газ пли­тәсе, суыткыч.

 

Оешманың төп юнәлеше турында кызыксынгач, бала көткән гаиләләргә баланы табигый шартларда тудыруга ярдәм итү, дип аңлаттылар. "Бездә моның өчен махсус белемле белгечләр бар, – ди Надя. – Баланы өйдә тудыру гадәти булырга тиеш. Бу ана өчен дә, балага да бик файдалы, геннар информациясе саклана".

 

Бала табу процессында ир кеше төп роль башкара. Дрезденнан кайткан режиссер, ике тапкыр "Алтын маска" лауреаты Алексей инде күп ата-анага ярдәм иткән.

 

– Баланы ярып алу гадәти күренешкә әверелде. Бу әни кешенең мораль һәм психик яктан бала тудыруга әзерлексез булуыннан килә. Табиблардан баш тартырга кушмыйбыз, әлбәттә. Кайберәүләрне кире борып җи­бәрәбез. Ата-ана бар җаваплылыкны үз өстенә алган очракта гына кабул итәбез, – ди ул. – Булачак ата-анага табигый энергия бирү төп максат булып тора. Булачак әниләр 5әр сәгать урамда йөри, энергия запасы җыя.

 

Аларны җиңеп булмый

 

– Күченеп килгәндә генә планнары зурдан иде, – дип сөйли әлеге Антоновканы да үз эченә алган Красновидоводагы җирле үзидарә рәисе Владимир Олегин. – Авыл җирләрендә эшләячәкбез, бакчаларны торгызачакбыз, җиләк-җимеш үстереп, хайваннар үрчетү белән шөгыльләнәчәкбез, диделәр. Без моңа сөендек кенә. Баштагы мәлләрдә алар тирә-якны чүп-чардан арындырды, машина-машина каты көнкүреш калдыкларын полигонга илтеп ташлады. Чыннан, башкарган эшләре күзгә күренерлек иде. Без мөрәҗәгать иткәндә, эшкә бик теләп алыналар, монысына сүз әйтеп булмый. Шул ук вакытта башкалардан аерым тормыш рәвеше алып барырга да тырышалар. Моннан берничә ел элек авыл халкыннан: "Ирләре дә, хатыннары да бергә ялангач коена бит, мунчага да бергә керәләр", – дигән зарлар килеп ирешә башлагач, без моңа битараф кала алмадык. Соңгы ике елда мондый күренешләр күзәтелми башлады кебек, һәрхәлдә, зарлар ишетелгәне юк. Әмма район полициясе аларны һәрдаим тикшереп тора. Аларга административ юл белән дә тәэсир итеп булмый. Чөнки барысы да югары белемле. Законнарны әйбәт беләләр.

 

 

 

 

 

 Ризыкларны мичтә әзерләсәләр дә, заманча җиһазлардан да баш тартмыйлар

 

  

"Директор" Сева Антоновкада дөньяда тиңе булмаган зур кораб төзергә җыена. Ул балалар өчен күңел ачу үзәге булачак

 

 

 

"Үзәк"тә бердәнбер татар гаиләсе Мөслимнән кайткан Ренат белән Айгөлнең тәүге балалары Ясминә монда туган

 

 

Алар үз-үзләренә йола уйлап табып, шуларны үтиләр. Киемнәрне үзләренә үзләре тегәләр. Биредә – кияү чакыру йоласы

 

 

Умартачылык – аларның табыш алуының бер юлы

 

 

Юынгычны төшерик дигәч, Николай, ике дә уйламыйча анадан тума чишенеп, суга сикерде

 

 

 

Кунакларны җыр-бию белән озаталар

 

Дмитрий БУНТУКОВ фотолары

 


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 85-86 | 13.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»