|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2024 Криминал
Яшел Үзәндәге үлгән сабыйны бер дә "үчтеки" итмәгәннәр шулШушы көннәрдә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә әти-әнисе “үчтеки” иткәннән соң дүрт айлык бала үлгән, дип язган идек. Бераздан мәрхүм сабыйның гаиләсенең нинди икәнлеге ачыкланды. Үлгән нарасыеннан башка ананың тагын өч баласы бар икән. Берсен туганы кызлыкка алган, икенче кызын ана балалар йортына үзе тапшырган. Тагын бер баласын (малаен) опека яшәү шартлары начар булу сәбәпле тартып алган. Хатынның балалары барысы да төрле ирләрдән, әтиләре исемнәрен ул уйлап чыгарган, чөнки хәтерләми...
Мәрхүм сабыйның әтисе баласы туганлыгын белмәгән. Медиклар бала арка миенә кан саву сәбәпле үлгән дигән иде. Әмма гаиләсе турында югарыда язылганнар билгеле булгач, барыбер шик туа...
Чыннан да, соңрак баланың үлеме сәбәбе ачыкланды. Аны берсе дә сөеп һәм яратып “үчтеки” итмәгән. Хәсрәт-ана бертуктаусыз елаган һәм озак йокламаган баласын бар көченә селкеткән, җилтерәткән. Бу гамәлләрдән сабый тын алмый һәм хәрәкәтләнми башлаган. Ә вакыйга урынына килгән медиклар нәнинең үлемен раслаган. Юньсез ана гаебен тулысынча таныган.
Суд-медицина экспертизасы сабыйның умыртка баганасының муен өлешендәге арка миенә кан саву сәбәпле үлүе ачыкланган. Хатынны кулга алганнар, аның сөяркәсе тоткарланган. "Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу сәбәпле, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәсрәт-анага 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|