|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2024 Җәмгыять
Россиядә берьюлы өч вирус таралаРоссиядә грипп, COVID-19 һәм кискен респиратор вируслы авырулар белән чирләү очраклары арткан. Бу хакта “Известия” Роспотребнадзор һәм Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институтына таянып хәбәр итә. Басма материалында авыручанлык дәрәҗәсе 10 мең кешегә 128,1 очрак туры килә диелгән, бу билгеләнгән нормадан 83 процентка артыграк. Белгечләр Россиядә өчләтә вирус эпидемиясе башланды, ди.
Аларның мәгълүматы буенча, әле башлыча А гриппы (H3N2) тарала. Медиклар февраль-мартта авыручанлык дәрәҗәсе кимер, дип фаразлый.
Роспотребнадзорда аңлатуларынча, бер атна эчендә (18-24 декабрьдә) вируслар йоктыручанлык тагын 5 процентка арткан булган. Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институты авыручанлык ноябрь башыннан ук теркәлә, дип белдергән иде.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|