|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2024 Шоу-бизнес
"Җилкә аша ыргыта яздым": Зәйнәб Фәрхетдинова белән көтмәгәндә кызыклы хәл булганЯңа ел кичендә үзенең туган яклары Азнакайда, чыршы янында чыгыш ясаганда, Зәйнәб Фәрхетдинова белән кызык хәл булган. Сәхнәгә әллә каян гына менгән бер кызмача ир-ат җырчыны арттан килеп кочаклап алган да кисәк кенә аны куркытып җибәргән. «Арттан килеп кочаклаганын сизми дә калдым. Куркып, шул хуттан ул кешене җилкә аша алып ыргыта яздым. Әмма алай эшләмәдем, уңайсыз төшәр дип уйладым. Яңа ел чыгышы «кайнар» булды», – дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова бу турыда.
Артист халкына, кем әйтмешли, Аллаһ ярдәм бирсен: кайчагында фанатларның кыланышларына хәйран калырлык.
--- |
Иң күп укылган
|