|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2023 Җәмгыять
Татарстанның “Ханнар утары” лаеклы мирас булачак (ВИДЕО)“Ханнар утары” - инновацион проект, анда милләтенә һәм диненә карамастан, барлык кеше өчен уңайлы шартлар тудырыла. Әлеге коттедж бистәсе төзегәндә “Ханский дом” төзелеш компаниясе уңайлы торак булдырудан кала, татар халкының рухи мирасын һәм татар телен саклау һәм үстерү өлкәсендә дә эш алып бара. “Ханнар утары” – гаилә тормышы өчен Татарстанда иң тыныч урыннарның берсе. Һәркем өчен үз йорты - яшәгән урын гына түгел, ә үскән, белем туплаган һәм киләчәге өчен нигез алган урын. Гаилә - безнең иң якын мохитебез, анда без кеше булырга өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз, соңыннан без аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырабыз. Сезнең игътибарыгызга гаилә кыйммәтләрен, традицияләрне һәм мәдәни мирасны саклау әһәмияте турында видеоролик тәкъдим итәбез.
--- |
Иң күп укылган
|