|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2023 Милләт
Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров вафатФилология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров вафат. Галимгә 86 яшь иде, дип яза Татар-информ. «Назыйм Канзафаров Олы Кайбычта җирләнәчәк. Озату 2 гыйнварда 11 сәгатьтә Себер тракты 31 А адресы буенча була», – диелгән улы Илшат Ханзафаровның хәбәрендә.
«Озак еллар безнең институтта эшләде. Сәламәтлегенә бәйле 20 еллар элек пенсиягә киткән иде. Институтыбыз аның белән элемтәдә торды. Үткән ел 85 еллыгы уңаенннан китабын да чыгардык», диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.
Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров 1937 елның 12 сентябрендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында туган.
--- |
Иң күп укылган
|