|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2023 Җәмгыять
Татарстанда чираттагы «Кеше приюты» ачылды (ФОТО)Яшел Үзән шәһәрендә «Тынычлык» мәчете янында «Кеше приюты» бушлай кайнар ризык тарату пунктының икенче ноктасын ачылды. Бу Татарстан Республикасы буенча 18 нче һәм Россия буенча 19 нчы нокта. Яшел Үзәндә беренче пункт инде ел ярым эшли. Биредә 100дән артык мохтаҗ кайнар, тәмле ризык артыннан килә. “Безнең проект Татарстан кысаларыннан чыгып, федераль проектка әверелә. Башка төбәкләр өчен үрнәк булып торабыз, һәм инде безгә карап алар үзләрендә мохтаҗлар пункты ачалар. Бу бик сөендерә! Монда килгән кешеләрнең укыган догалары безнең проектны тагын да ныграк үстерә. «Меценатлар» берләшмәсенең хәйриячеләренә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Меценатлар» берләшмәсе эшкуарлары ярдәме белән Казанның Бурхан Шаһиди урамындагы «Кеше приюты» ның Үзәк ноктасы тулысынча реконструкцияләнде. Әгәр дә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, аларга ярдәм итәргә кирәк”, дип белдерде “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов.
--- |
Иң күп укылган
|