|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2023 Киңәш-табыш
Кыш бабай бүләген ничек дөрес сайларга? (АТА-АНАЛАРГА КИҢӘШЛӘР)Яңа ел бәйрәмендә кемнең генә бүләк аласы килми икән?! Балалар алдан ук Кыш бабайга тырышып хатлар яза. Нәни йөрәкләрнең һәркайсы Яңа елда теләк-хыялларының чынга ашуына, Кыш бабай тылсымлы капчыгына салып, нәкъ менә сабый үзе көткән бүләкне алып килүенә ышанып яши. Без үскәндә әле кәнфит-печенье салынган “кулек”ка да бик сөенә, бу серле күчтәнәчне ел буена түземсезләнеп көтә идек. Хәзер инде тормыш күпкә үзгәрде, балаларның күзаллаулары да башкача, алар кәнфиткә генә шатланмый, затлы, кыйммәтле бүләкләр көтә. Бүген Яңа елга татлы күчтәнәчләрнең ниндие генә юк! Балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бүләк җыелмалары байтак. Шулай да балага нинди бүләк сайларга? Кайсы төре аның сәламәтлеге өчен хәвефле булмас? Ә бала кыйммәтле бүләк сораса, нишләргә, ничек аңлатырга? Әти-әниләр өчен балаларга бүләк алу темасы бу көннәрдә кискен тора. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте белгечләре, бүләк сайлаганда бәягә яисә оригиналь упаковкага гына игътибар итеп калмыйча, мәгълүмат язылган этикетканы җентекләп өйрәнергә киңәш итә. Ул, һичшиксез, продуктны идентифика-цияләүче документ, куллану үзенчәлекләре (җитештерү датасы һәм урыны, азык-төлек кыйммәте, составы, саклау шартлары), яраклылык вакыты, авырлыгы, җитештерүченең адресы, фирма атамасы турында белешмәләрне үз эченә алырга тиеш.
Бүләк тышында исемнәре белән кәнфит саны турында (данәдә яисә граммлап) исемлек һәм җитештерүче фабриканы күрсәтүче мәгълүмат булырга тиеш. Санитар нормалар буенча, балаларны тукландыруда өрек төше, арахис, спиртлы тәм-томнар, шулай ук карамель (шул исәптән леденцы), кремлы пирожныйлар һәм йогуртлар, сагыз кебек ризыкларны куллану тыела, шуңа күрә андый тәм-томны бүләк җыелмаларына да кертергә рөхсәт ителми.
Моннан тыш, сатып алучы кибеттән продукциянең хәвефсезлеген раслаучы документларны таләп итә ала.
“Күпчелек гаиләләрдә әти-әниләр бала күңеленә Кыш бабайның барлык теләкләрне үти алучы тылсымчы булуын бик иртә сала. Бала Кыш бабайга бүләк сорап хат яза, әти-әнисенә күрсәтми, чөнки ул чынга ашмаячак, дип курка. Һәм менә монда могҗизалар башлана. Беренчедән, хатта нәрсә язылганын ачыклау, икенчедән, бу теләкне тормышка ашыру яисә ашыра алмау турында баш вату башлана”, — ди белгеч.
Психолог белдерүенчә, әгәр сез бала белән мондый традиция башлагансыз икән, Кыш бабай кечкенә бүләкләр — кәнфитләр, кыйммәт булмаган уенчыклар алып килә, дип аңлатырга кирәк. Шул чагында гына сабый Кыш бабайның символик презентына әзер булачак.
“Моннан тыш, балага Кыш бабай исеменнән җавап хаты язарга да мөмкин. Бүләкләрнең быел гади, әмма файдалы булуын аңлатып. Кайвакыт педагогик характердагы аргументлар да үтемле булачак. Әйтик, “Син мәктәптә быел, нишләптер, бик яхшы укымыйсың, дәресләреңне һәрвакытта да әзерләмисең...” дигән мәгънәдә”, — дип киңәш бирә психолог.
Әйе, һәр әти-әнинең, картәни-картәтинең өйдәге сабыйларны Яңа ел бүләге, күчтәнәч биреп сөендерәсе килә. Шуңа да өлкәннәргә балага тәм-томнар, уенчыклар алганда бик игътибарлы булырга, аны дөрес сайларга киңәш итәр идек.
Әти-әниләргә берничә киңәш:
* Кагыйдә буларак, яраклылык вакыты тәм-томнар җыелмасы составына кергән иң тиз бозыла торган азык-төлек буенча билгеләнә. Бүләк алганда сатып алу көненә иң якын дата белән төрелгән бүләкне сайларга кирәк, шул вакытта кәнфит, вафля һәм печенье яңарак һәм тәмлерәк булачак.
* Балалар өчен бүләк сайлаганда кондитер ризыклары составында азык өстәмәләре, консервантлар, төрле кушылмалар белән эшләнгән майлар (трансмайлар) аз булган җыелмаларга өстенлек бирергә кирәк.
* Әти-әниләр татлы бүләкне үзләре дә ясый ала. Әйтик, балаларның яраткан кәнфитләрен сатып алырга, тәм-томнарга уенчык өстәргә (матур пакетта булсын) һәм матур итеп бизәргә кирәк.
* Сыйфатлы тәм-том җыелмасы составына шоколад, кәнфит (эчендә желе, вафлялы, суфле белән) керергә мөмкин, шулай ук, төргәк эчендә вафля, прәннек, печенье, йомшак ирис, как, зефир һәм мармелад булсын. Зефир белән мармеладны һәм какны салырга онытмагыз. Бу тәмлекәчләр, башка татлы ризыклар белән чагыштырганда, иң зарарсызы, чөнки аларда шикәр азрак.
* Татлы ризыклар составында тәм көчәйткечләре, консервантлар (Е200, Е202, Е210, Е249), синтетик буяулар, табигый булмаган ароматизаторлар, төрле кушылмалары булган майлар, шулай ук табигый каһвә булырга тиеш түгел. Табигый буяулар һәм ароматизаторлар булуы рөхсәт ителә.
* Балага уенчык рәвешендәге, яки эчендә ниндидер сюрприз булган бүләкне сайлап алу күңеллерәк булачак. Бүләк эчендә кондитер ризыклары белән бергә уенчык та булса, сабыйга аеруча ошаячак. Ләкин бу уенчык аерым пакетта булырга тиеш.
* Яшь чикләүләрен һәм хәвефсезлекне истә тоту бик мөһим. * яшькә кадәр балалар өчен тәгаенләнгән уенчыклар табигый мехтан һәм тиредән тегелгән булмасын, чөнки алар — көчле аллерген. Шулай ук уенчыкта пыяла һәм ватыла торган башка материаллар, вак детальләр дә булырга тиеш түгел.
* Татлы бүләкне 15-17 градус температурада сакларга кирәк, югыйсә, саклау шартлары бозылган очракта, шоколад ак кунык белән капланырга мөмкин.
* Әгәр дә татлы бүләкләр, шулай ук балалар киеме, аяк киеме һәм уенчыкларның сыйфатына һәм хәвефсезлегенә шик туа икән, аңлатуларын сорап мөрәҗәгать итә аласыз.
* Шунысы да бар: бабакайның тылсымлы көченә бик нык ышанучы балалар еш кына кыйммәтле бүләкләр сорый. Мондый очракта нишләргә, ничек аңлатырга? Бу очракта балалар психологы киңәшләренә игътибар итмичә булмас.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|