поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.12.2023 Киңәш-табыш

Аждаһа елы уңаеннан нәрсә бүләк итәргә?

2024 ел Аждаһа елы. Алай гына да түгел, яшел, агач аждаһа. Төсеннән үк аңлашылганча, якыннарыгызга яшел төсле әйберләр бүләк итә аласыз. Мондый бүләкләр аларга киләсе елда уңыш китерер дип санала. Бу кием, букча, төрле аксессуарлар һ.б. булырга мөмкин. Әмма баш киеменә туктамагыз. Көнчыгыш ышанулары буенча, баш киеме Аждаһа өчен ташбаканы хәтерләтә һәм баш киемен бүләк итеп алган кешенең эшләре бер дә алга бармас.

Кызык, әмма Аждаһа елында туганнарга киресенчә, яшел төстән качарга киңәш ителә.
 
Моннан тыш, агачтан эшләнелгән әйберләр дә Яңа ел хуҗасы күңеленә хуш килер. Савыт-саба, җиһаз, кечкенә генә сувенир... Саный китсәң бик күп. Һәркем үз кесәсенә карап сайлый ала.
 
Чүлмәккә утыртылган тере (ясалма гөлләр, чәчәкләр ала күрмәгез) гөлләр дә яхшы бүләк булачак. Алар яшел төстә булу өстенә, үсеш, гармония билгесе дә санала. Мисалга, бонсай яисә бамбук алырга мөмкин. Аларны бүләк итү — муллык, финанс өлкәсендә уңыш теләү дип исәпләнә.
Аждаһа рәсеме төшерелгән теләсә нинди бүләк тә уңышка юл ачар. Кечкенә генә сувенир, йомшак уенчык, аждаһа төшерелгән кием, савыт-саба, чыршы уенчыгы... Фантазиягез нәрсәгә җитә, шуңа туктала аласыз.
 
Әгәр дә киләсе елда акчагыз гел артып торсын дисәгез, экспертлар башкаларга акча бүләк итәргә киңәш итә. Кытай календареның башка билгеләреннән аермалы буларак, Аждаһа акча бүләк итүгә бик уңай мөнәсәбәттә. Акчаны кулда тотып, икенче кешегә бүләк итү хәерлерәк. Ягъни, телефон аша күчерергә кирәкми. Акчаны кызыл яисә алтынсу конвертка салып бирергә кирәк. 
 
Моннан тыш Аждаһа алтын һәм зәркән эшләнмәләре ярата. Шуңа да ялтырый торган теләсә нинди кыйммәтле ювелир әйбере яхшы бүләк булачак. Бу хатын-кызларга гына түгел, ир-атларга да кагыла.
 
Яңа елда нәрсә бүләк итәргә ярамый?
 
Беренче чиратта, ут белән бәйле предметлар, бүләкләр сайламагыз. Бу хәтта ут рәсеме ясалган әйберләргә дә кагыла.
 
Икенчедән, кешегә аның үткәне турында хәтерләтә торган бүләкләр сайламагыз. Мисал өчен, фотосурәтләр, фотоальбомнар. Аждаһа - киләчәк билгесе. Үткәннәрдән булган “кайтаваз” уңышны куркытырга мөмкин дип санала.
 
Киләсе ел Аждаһасы утлы түгел, агач булуына карамастан, суны яратмый. Ул аның эчке энергиясен, утын сүндерә дип санала. Шуңа да сыек халәттәге бүләкләр алырга киңәш ителми. Хушбуймы ул, кыйммәтле алкогольме, киләсе бәйрәмгә калдырыгыз.
 
Күп кешеләр экстремаль бүләкләр ясарга ярата. Парашюттан сикерү, үзенчәлекле турлар, һава шарында очуларны шулай ук бүләк итмәвегез хәерле.
Электән кешегә сәгать бүләк итү начар билге саналган. Имеш, син ул кешенең вакытын “урлыйсың”. Әгәр дә якыннарыгызга сәгать алгансыз икән инде, аны бүләк иткәндә теләкләрегезнең изге булуын искәртегез һәм сәгать өчен 10 сум булса да акча сорагыз.
 
Әлеге исемлектә сөлге дә бар. Ышануларга колак салсаң, ул кайгы, яшьләрне җәлеп итә, икән.
Болар бары тик астрологлар, бу өлкәдә белгечләр фикерләре генә. Нинди бүләк сайлау, иң мөһиме аны нинди ният белән бирү бары сездән тора. 
 
Фото: https://www.freepik.com
 
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/azdaha-ely-unaennan-narsa-bulak-itarga

---
Шәһри Казан
№ --- | 30.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»