|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Дәрвишләр бистәсендә эшче йөк төягеч чүмече һәм йөк машинасы астында кысылып калганКазанның Дәрвишләр бистәсендә эшче һәлак булганнан соң тикшерүчеләр җинаять эше кузгатты. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза Татар-информ. Узган дүшәмбедә Дәрвишләр бистәсенең бер җитештерү базасы территориясендә 40 яшьлек эшче җитди тән җәрәхәтләре алган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, ир-ат йөк төягеч чүмече һәм йөк машинасы астында кысылып калган. Шуннан соң эшчене хастаханәгә озатканнар. Ул ике тәүлектән соң вафат булган.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|