|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2023 Криминал
Татарстанда яшәүче ханым 6 яшьлек улын кыйнаган күршесеннән судлашып компенсация алганӘгерҗе районы прокуратурасы күршесе тарафыннан кыйналудан зыян күргән 6 яшьлек баланың әнисе мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәргән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Май ахырында тавыш-талаш вакытында 43 яшьлек хатын-кызның күрше малаена ике тапкыр сугуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, баланың сул җилкәсенең арткы өслегендә кан оешу рәвешендә җәрәхәт барлыкка килгән, дип яза Татар-информ. Баланы кыйнаган өчен хатын-кызны административ җаваплылыкка тартканнар һәм 5 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр. Шуннан соң прокурор судка мөрәҗәгать итеп, гаепле хатынга мораль зыянны каплау турында дәгъва белдергән.
Суд прокурор таләбен канәгатьләндергән — бала файдасына 20 мең сум түләткәннәр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|