|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2023 Криминал
Диванга атып бәргән сабый комага киткән
Новосибирскида 19 яшьлек хатын елавы аркасында чак кына баласын буып үтермәгән. Бу хакта Рен ТВга вакыйга белән таныш булган чыганак хәбәр итә. Телеканалның әңгәмәдәше билгеләвенчә, баланың кычкыруы хатынның ачуын чыгарган. Ул кызын көч белән кызын диванга атып бәрә, ахырда буа башлый. Кыз бала зәңгәрләнгәч, яшь ана курка һәм табиблар бригадасын чакыра.
Яңа туган баланы хастаханәгә кома хәлендә алып китәләр. Әнисен кулга алалар, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү башлаган.
--- |
Иң күп укылган
|