|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2023 Шоу-бизнес
«Казан егетләре» солисты: «Улыбызның кулында ике генә бармак»«Казан егетләре» солисты Айсаф Хаҗиев һәм аның тормыш иптәше Рәзилә үзләренең хис-кичерешләрен сөйләделәр. Аларның уллары Айхан сул кулында ике бармак белән генә туган. Хәзер балага 2 яшь. «Икенче балага көтмәгәндә уздым. Бу әлеге дә баягы ковид котырган чаклар иде. Без Айсаф белән икебез дә чирләдек. Шулай да бәби көткәнне белгәч бик сөендек. Бар да яхшы гына барды. Беренче УЗИда кыз була диделәр, дип сөйләгән Шәһри Чаллы газетасына Айсафның тормыш иптәше Рәзилә. - Олысы да кыз. Әлбәттә, икенчесен малай булсын дисең бит инде. Ярар, кыз булгач кыз, дидек. Икенче УЗИ килеп җитте. Караган вакытта табибның йөзе үзгәргәнен сизеп алдым. Ул, чыгып, башка табибларны да чакырды. Мин борчыла ук башладым. Шунда миңа баланың сул кулында ике генә бармагы булуын әйттеләр. Күземнән шунда ук күз яшьләре ага башлады. Ничек инде ул алай? Беренче УЗИда бар да яхшы дип әйттеләр бит. Киенеп чыгарга әзерләнгәндә, кисәк аңыма килеп, минем бит малай түгел, ә кыз дидем. «Юк, шик булырга мөмкин түгел, сезнең карында малай», – диделәр. Мин ышанмагач, кире яткырып, «дәлилне» дә күрсәттеләр. Мин шунда сөенеп куйдым. Урамда Айсаф белән кызыбыз Айзилә көтеп тора иде. Яшьле күзләрне күреп Айсаф нидер булганын аңлап алды. Сөйләп биргәч икәүләп еларга тотындык. Башка клиникага барып тагын бер тапкыр УЗИ үтәргә кирәк дигән фикергә килдек. Юлда барганда безнең кыз түгел, малай булачагын әйттем Айсафка. Бу хәбәр аны да шатландырды. Ул беренчесен дә малай була дип хыялланып йөргән иде бит. Икенче җирдә дә шул ук диагноз куелды. Баш бармак һәм чәнти бармак кына бар, диделәр. РКБга җибәрделәр. Анда безнең алда җитди сайлау торуын әйттеләр – баланы калдыру яки аборт. Аңынчы Мәскәүдә бик тә катлаулы анализ бирергә мөмкин булуын да җиткерделәр. Кыйммәтле бу анализ баланың башка әгъзаларын да төгәл тикшерергә мөмкинлек бирәчәк, диделәр алар. Ризалаштык. Эчтән бала яткан суны алып тикшерделәр. Биопсия ясалды. Анализ нәтиҗәләре ике атнадан соң килде. Башта конвертны ачарга курыктым. Айсафка шалтыраттым. Ул борчылма, ач, диде. Анда баланың баш миендә дә, йөрәгендә, башка җирендә дә патология табылмавы, бары тик бармаклары гына төгәл түгеллеге язылган иде. Генда да андый авыру барлыгы расланмады. Шуннан соң безне берничә тапкыр тагын РКБга чакырдылар. Врачлар җыелып безгә бер сорау бирде: калдырабызмы, юкмы? Бу сорауны безгә туганнардан да ишетергә туры килде. «Сезгә кирәкме бу?», «Ничек моның белән яшәргә уйлыйсыз?» – диде алар. Бик авыр булды шул чакта. Барысына да бер шиксез калдырабыз дип җавап бирдек…»
--- |
Иң күп укылган
|