|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2023 Җәмгыять
Җиде яшьлек баланы инсульт суккан
Сургут травматология дәваханәсе табиблары ишемия инсультына дучар булган беренче сыйныф укучысына операция ясаганнар. Бу хакта Ханты-Манси автономияле округының Сәламәтлек департаменты директоры Алексей Добровольский үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте. Җиде яшьлек малай стационарга агулану шиге белән эләккән. “Әмма бу баш мие һәлакәте булып чыкты”, – дип яза Добровольский.
Тикшеренүләр үткәргәч, медиклар баш миен тукландыручы артериядә тромб барлыгын ачыклый. Ишемия инсульты диагнозын балаларга сирәк куялар, ди Юграның Сәламәтлек департаменты башлыгы.
Операция барышында хирурглар тромбны уңышлы алып ташлый. Малайны инде реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр. Ул тиздән реабилитация үтә башлаячак. Шулай ук тромб барлыкка китерә алырдай генетик авырулары бармы, юкмы икәнен ачыклар өчен балага өстәмә тикшеренүләр үткәрәчәкләр.
Инсульт яшәрә диләр, мондый очраклардан соң ышанырсың да...
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|