|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2023 Җәмгыять
Иске Ярмәк янында намаз уку урыны булдырылдыҮткән сишәмбедә Камышлы районында М-5 трассасыннан Иске Ярмәк авылына төшүче юл буенда тантаналы рәвештә гыйбадәт кылу өчен каралган махсус комплекс ачылды. Шулай итеп, хәзер биредән машинада узып баручы кешеләр тиешле рәвештә намаз укый алачаклар. Монда, юл буендагы ку¬накханә янәшәсендә, бер үк мәйданда кечкенә генә правослау кәшәнәсе (часовня) һәм шундый ук бәләкәй мәчет төзелде. Комплексны ачу тан¬танасының 12 декабрьгә – Россия Конституциясе кө¬ненә туры килүе символик мәгънәгә ия булып тора.
Чараны Камышлы рай¬о¬ны башлыгы Рафаэль Баһа¬утдинов башлап җи¬бәрде. Ул җыелучыларны Россия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы һәм илебезнең ике төп конфессиясе вәкил¬лә¬ренең күпгасырлык дуслыгын чагылдырган комплекс ачылу белән котлады.
Көн бик салкын һәм җилле булганга, тантананы янәшәдә урнашкан кунакханә бинасында дәвам итәргә булдылар. Хөрмәтле кунаклар – мөселман һәм христиан руханилары, Камышлы, күрше Пох¬вистнево, Кләүле районнары администрацияләре, “Самара өлкәсенең халык¬лар берлеге” региональ иҗ¬тимагый оешмасы, Россия Эчке эшләр ми¬нистр¬лы-гы¬ның Самара өл¬кәсе ида¬рәсе каршындагы Иҗ¬ти¬ма¬гый советы вәкилләре шулай ук әлеге вакыйганың ни¬кадәр әһәмиятле булуын бил¬геләп үттеләр. Мондый конфессияара һәм дини¬ара берләшмә җәмгыятебезне ны¬гытуга юнәлтелгән, күп¬мил-ләтле халкыбызның бер¬дәм¬леген күрсәткән чын ва¬тан¬пәрвәрлек дәлиле булып то¬ра, дип ассызыкладылар алар.
Чарага мәртәбәле кунак буларак Самара өлкәсе мө¬сел¬маннарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да чакырылган иде. Ул халыкка тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм комплексны булдыру тарихы турында сөйләп узды.
Эш шунда ки, Самарага, Тарихи мәчет бинасын ре¬конструкциядән соң ачу тан¬танасына, Баш мөф¬ти Тәл¬гать Сафа Таҗет-дин кил¬гән иде. Бәйрәм тәмам¬лангач, өл¬кәбезнең танылган эшкуары Мөдәррис Латыйпов аны кире озата барган. Юлда алар бал сатучылар янына туктаганнар. Сөйләшә торгач, шуларның берсе: “Юлда йөрүчеләр тиешле рәвештә намаз укый алсыннар өчен, трасса буенда кечкенә генә булса да мәчет салынса, нинди яхшы булыр иде!” – дип, күптәнге хыялы белән уртак¬лашкан. Шунда Мөдәррис әфәнде андыйлар өчен гый¬ба¬дәтханә төзергә вәгъдә иткән булган.
Моның өчен берничә мәй¬данны карап чыкканнар. Әмма аерым бер сәбәпләр аркасында аларның берсе дә туры килмәгән. Шуннан соң юл буендагы кунакханә комплексы хуҗасы, эшмәкәр Рутик Алекянга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә бул¬ганнар. Ул исә әлеге тәкъ¬димне хуп¬лап, кунакханәсе янындагы җирнең бер өлешен бушлай бирергә ризалашкан һәм, мәчет янәшәсендә правослау гыйбадәтханәсе дә булсын иде, дигән теләк белдергән.
Шулай, бер ел эчендә монда барлык коммуникацияләр үткәрелгән һәм башка күп эшләр башкарылган. Ә Рутик Рәфыйк улы биредә “Мө¬селманнар һәм христианнар һәрвакыт дус булып яшәгәннәр, һәм, бернигә дә карамастан, бу татулык ки¬лә-чәктә дә дәвам итәчәк. Барыбыз өчен дә Аллаһы – Бер! Аны төрлечә атыйбыз гына”, дип язылган хәтер ташы да урнаштырган.
Талип хәзрәт Яруллин Са¬мара өлкәсе мөсел¬ман¬на¬ры¬ның Региональ диния нә¬зарәте исеменнән комплексны булдыруда, аны тө¬зек¬лән¬дерүдә катнашкан ке¬ше¬ләргә рәхмәтләр белдерде һәм Мөдәррис Латыйпов бе¬лән Рутик Алекянга Мак¬тау¬намәләр тапшырды.
Данияр СӘЙФИЕВ |
Иң күп укылган
|