|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Кытайда көчле җир тетрәү булган, 100дән күбрәк кеше үлгән6,2 магнитудалы җир тетрәү бүген төнлә Кытайның төньяк-көнбатышында Ганьсу провинциясенең автоном округында булган. ТАСС Кытай Үзәк телевидениесенә сылтама белән 116 корбан турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта афәт зонасында масштаблы коткару эшләре алып барыла, аларда 1,5 меңнән артык коткаручы катнаша, дип китерә хәбәрне Татар-информ.
Синьхуа рәсми мәгълүмат агентлыгы эпицентрның ике Төньяк-Көнбатыш провинциясе арасындагы чиктән 5 км ераклыкта булуын хәбәр итә. Көчле тетрәүләр Цинхай провинциясенең күп кенә өлешләрендә сизелә.
Кытай Рәисе Си Цзиньпин кешеләрне эзләү һәм коткару, шулай ук җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерү өчен бар көчен куярга боерды.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|