поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
08.05.2011 Җәмгыять

Яңа “феномен”ны көтикме?

Татар теле белән бәйле сфера хәзер авыр кризис чорына кереп бара. Россиядә рус дәүләтчелеге кыйммәтләренә басым ясау татар телле гуманитар фәннәрне файдасыз итеп күрсәтә кебек. Шунысы аянычлы: бу фәнни өлкәләрне асрау – мәгънәсез эш һәм финансларны исраф итү дигәнрәк аңлау киң җәмәгатьчелеккә уңышлы тагыла. Мондый стереотип, кызганыч ки, күп татарларның фикерләвенә дә үтеп керде, ояларга өлгерде.

Федераль үзәк тарафыннан мәгарифтә кылынучы эзлекле адымнар, оста сәяси риторика һәм практик карарлар татар гуманитарийларында бик тиз кимсенүле үзбәяләү комплексын тудырды.

Дөрес, Россиядә гомумән бөтен гуманитар фәннәргә караш яхшыдан түгел, татар телле фәннәргә исә икеләтә кирәксезлек мөнәсәбәте катламлана. Бүген без Казанда да утилитар рациональлекнең тантанасын күзәтәбез. Моны этник сферада социаль дарвинизм методологиясенең хәтта яңадан торгызылуы дип тә әйтергә буладыр. Дарвинизм социаль тигезсезлеккә яшәү өчен баручы көрәшнең табигый нәтиҗәсе дип карый һәм шуның сәбәпле һәрнинди социаль сәясәтне кирәксенми һәм инкярлый. Бүгенге көндә мәдәниятле дәүләтләр андый социобиологик карашлардан ваз кичеп зәгыйфь вә көчсезләрне химая итүне үз өсләренә алалар. Әмма этник үлчәмдә исә тупас рәвештә Дарвинның “көчлесе исән калу” формуласы тормышка ашырыла кебек тәэсир туа башлады.

Әлбәттә, шушы тырышу ниндидер күләмдә нәтиҗә дә бирер, татар телле сфераның рәсми даирәсе кечерәер. Ләкин һәр иҗтимагый күренешнең үз бәясе дә бар бит әле. Безнең буын яхшы хәтерли: совет чорының торгынлык елларында татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруы “казан феномен”ын тудырды. Милли мәгарифне ул елларда “оптимальләштерү”дән алынган экономия ахыр чиктә үзен аклый алдымы соң? Юктыр шул. “Казан феномен”ын хәл итүгә дистәләрчә күбрәк финанс тотылды әлбәттә. Яшь буын укучыларга “казан феномен” дигән сүзтезмәсенең мәгънәсен кыскача аңлатыйк: үсмерләр арасында масштаблы җинаятьчел төркемнәр системасы хасил булуы. Бүген дә милли сферада алып барыла торган сәясәт, билгеле, татар телен рәсми кулланылыштан, кабат әйтәм, кысрыклап чыгарачак. Ансы көн кебек ачык. Ләкин мондый нәтиҗәнең бәясе нинди булыр? Дәүләтебезне, җәмгыятебезне алда тагын нинди “феномен” тууы көтә? Чамалавы да бик үк кыен түгелдер.

Бүген татар телен кысудан хасил булган “экономия” дип күренгән аз акча киләчәктә туачак “феномен”нарны дәвалауга тотылачак финанслар янында сукыр бер тиен булып калмасмы?

Бүгенге белгечләр, бюджетны санаучылар кешегә хайвани барлык итеп кенә карамасыннар иде. Кешеләргә, этносларга җаваплылык хисе, ихтыяр көче дә хас бит. Мәгәр хайваннар гына фаталь пассивлыкка ия була алалар. Кешеләрдә алай түгел (һәрхәлдә шулай дип ышанасым килә!) Инсанны бездә фәкать “кеше ресурсы” яки “эш көче” дип кенә кабулламасыннар иде.

Кешегә бит әхлакыят хас, анда горурлык, ихтыяр иреге бар. Бүгенге көндә исә халкыбызда дини хисләр дә көннән-көн ныгый бара. Билгеле, дин социаль яктан күп функцияләрне үти, җәмгыятьтә гармониялелекне арттыра, мөгамәләләрне йомшарта, җаннарны тынычландыра. Дин шулай ук гаделлеккә омтылышны көчәйтә, альтруистик үзтотышка этәрә.

Мондый фонда халык менталитеты белән экспериментлар үткәрү, тел җәһәтеннән, тулаем бер милли гуманитар өлкәдә ясалма утилитар сылтаудан форматларны үзгәртүләр кирәк микән? Аларның киләчәк сөземтәләрен күзаллаулар, санаулар үткәрелдеме соң?

Татар телле гуманитар фәннәре өлкәсендә эшләүчеләргә дә үзышанычлары җитәрлек түгел кебек. Ә бит алар уникаль мәдәниятнең сакчылары. Ул мәдәният, менталитет, тел, әлбәттә, буыннан буынга күчерелергә лаек һәм тиеш тә. Шулай бит?
 


Вәлиулла ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ --- | 08.05.2011
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»