|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2023 Сәясәт
Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе вазифасыннан киттеБөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова үз теләге белән вазифасыннан китүен әйтте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының Шура утырышында хәбәр итте. «Иҗтимагый хәрәкәттә булуымны дәвам итәчәкмен. Бу тормыш, һәм төрле хәлләр була. Минем янда булучыларга, миңа кадәр булган рәисләргә рәхмәт әйтәсе килә. Казанда яшьләр хәрәкәтенә килеп эләгү иң дөрес адым булгандыр. Бу хәрәкәттә ун елдан артык тормышым узды. Бу минем иң бәхетле яшьлек елларым иде. Мин үзем өчен бер дәверне йомгаклыйм», - диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров аның зур хезмәтен ассызыклады, дип яза Татар-информ.
«Ленария бик четрекле вакытта килде. Сәясәтче, хәрәкәтне алып баручы буларак лаеклы рәвештә тирән эз калдырды. Ул саллы сүзе, проектлары белән безнең тирәдә булачак», - диде ул.
Устав буенча, рәис урынына аның урынбасарларының берсе билгеләнергә тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|