|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2023 Шоу-бизнес
Замирә улы белән төнлә зират каршында утырып чыкканТНВ каналы алып баручысы Замирә Рәҗәпова-Куприянова тетрәндергеч вакыйга турында сөйләгән. – Улым минем. Тормышымдагы иң авыр минутларда минем белән булган кадерле җан. Ул әлбәттә кыенлыкларны аңламагандыр да, хәтерләмидер дә...
Берсендә бергә урамда төн кунарга туры килде. Аязга ул вакытта 1 яшь тирәсе. Без ул чакта Сабан урамында фатир арендалап яши идек. Без торган йорт Казанның Пороховое зираты каршында урнашкан. Шулай килеп чыкты, без улым белән икебез дә май аенда бер кат футболка һәм шортыдан, «хәзер кайтам»га ышанып ишек төбендә калдык.
Кич җитте, суыта башлады. Төн җитте, күкрәк баласының гадәттә асты юешләнә, минем дә өстемне юешләп бетерде. Исемә төшсә, әле дә сискәнеп китәм. Утырабыз шулай. Ул чакта минем белән булган хәлләр башыма сыймый иде. Хәзер дә сыймый.
Балам бик каты өшеде. Хәтерлим кочаклап утырам, җылытырга тырышам. Ләкин минем арык гәүдәм җылыта алмый, бала елый, мин елыйм. Апамнарга барыр идем, кесәмдә акчам да юк. Автобуслар инде йөрми. Кемдер: «Успокой ребенка, дай спать», – дип тәрәзәдән кычкыра. Аптырагач, баланы футболкам эченә тыгып куйдым. Әллә аруы җиткән, әллә җылынып киткән, балакаем йоклап китте. Мин берни сизми торган хәлгә җиттем. Шок хәлендә утырам.
Гомердә күкрәк баласы белән урамда калырмын дип уйламадым. Мин – әнинең 24 яшендә ялгыз үстергән баласы, каядыр Казанда зират каршында яшь бала белән урамда төн кунам, коточкыч... – дигән ул.
Бүген инде Зәмирә - бәхетле хатын, өч баласының яраткан әнисе. Аяз - хоккейчы, әти-әнисенең, туганнарының горурлыгы. Аларның алдагы гомерләрендә мондый сынаулар булмавына шик юк.
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|