|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2023 Сәясәт
Владимир Путин: «Миңнеханов бик яхшы эшли»Россия Президенты Татарстан хакимиятенең эшчәнлеген югары бәяләде. Бу хакта ул «туры элемтә» барышында әйтте. Владимир Путинга Татарстаннан килгән тагын бер журналист сорау бирә алды. «Татар-информ» хәбәрчесе БРИКС саммиты хакында сорашты һәм аны уздыру урыны итеп Казанны ни өчен сайлаулары турында кызыксынды. – Татарстан бик яхшы үсештә. Казан да моның иң яхшы үрнәге. Яхшы шартлар тудырылган. Элеккеге президент та, хәзерге җитәкче – Миңнеханов та бик яхшы эшли. Нәтиҗәләрен күрәбез, – диде Владимир Путин. Дәүләт башлыгы шулай ук Татарстандагы конфессияара мөнәсәбәтләр төзелеше дә бөтен ил өчен яхшы үрнәк булуын белдерде.
--- |
Иң күп укылган
|