|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2023 Җәмгыять
Журналист Эльмира Сәләхова: "Улыбыз бирешмәде. Ул — яшим дип туган сабый..."— Икенче улыбыз Булат 35 атналык булып туды. Хастаханәдә дә дәваландык, реанимациядә дә ятарга туры килде. Гадәттә, 7 айдан туган балалар тизрәк тернәкләнә, 8 айлыклар яшәми дип әйтәләр. Безнең очракта, шөкер, улыбыз бирешмәде. Ул — яшим дип туган сабый... Реанимациядә чакта әтисе дә, мин дә янына кереп йөрдек. Мине тоюга, күзен ача иде. Җитлекми туган сабый өчен 1 яшькә кадәрге чор — иң мөһиме. Энергияне, сабырлыкны, вакытны, акчаны кызганмаска кирәк. Баланы табибтан табибка йөрттем.
Мондый балаларның мускуллары ныгып бетми, массаж кирәк. Тәҗрибәле массажчы янына туган ягым Башкортстанга кадәр кайттык. Җитлекми туган балалар тере була. Тормышка чатырдап ябышалар. Улыбыз 1,2 айдан тәпи китте. Инде балалар бакчасына йөри. Иң мөһиме — югалып калмаска. Әнинең уңай энергетикасы, ышанычы баланы яшәтә.
--- |
Иң күп укылган
|