|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2023 Криминал
Югары суд Дәүләт Советының элеккеге депутаты Рөстәм Хәсәновка хөкем карарын үзгәртмәдеТатарстан Югары Судында Дәүләт советының элеккеге депутаты Рөстәм Хәсәновка карата хөкемгә апелляция буенча карар чыгарылды. Ноябрьдә аны наркотиклар саклауда гаепле дип тапканнар иде. Якларның бәхәсендә дәүләт гаепләүчесе Мәскәү район суды чыгарган хөкем карары артык йомшак һәм аны кырысландырырга кирәк дип басым ясады. Хәсәновның адвокаты исә, киресенчә, клиентының эш кузгатылганчы ук гаебен танып килүен белдерде, дип яза Татар-информ.
Суд Мәскәү район судының хөкемен үзгәрешсез калдырырга карар итә, фәкать карарның резолютив өлешендә Хәсәновнең дөрес язылмаган фамилиясенә төзәтү кертәләр.
Исегезгә төшерәбез, 17 сентябрьдә Казанның Беломорская урамында Рөстәм Хәсәнов полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Тәртип сакчылары аның юл өстенә полиэтилен пакет ташлаганын күрә. Аны алып, экспертизага җибәрәләр. Пакет эчендә 1,88 грамм наркотик ачыклана.
Шуннан соң, ноябрь башында Казанның Мәскәү суды Татарстан Дәүләт советының элеккеге депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклауда гаепле дип тапты. Ул вакытта ул тулысынча гаебен таныды, ә эшне махсус тәртиптә бер утырыш дәвамында карадылар. Хәсәновка шартлы рәвештә бер ел срок билгеләнгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|