|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2023 Криминал
"Беслан мәктәбендә теракт булачак..."10 яшьлек кыз, сыйныфташларын шаярту максатыннан, Беслан мәктәбендә теракт булачак дип хәбәр иткән. Интернатка тиз арада махсус хезмәтләрне җыела башлаган. SHOT Телеграм-каналы язуынча, массакүләм хәбәрләр шимбә тарала башлаган. Каниди исемендәге мәктәп укучыларына, имеш, интернатка 17 яшьлек егет корал тотып киләчәк дип хәбәр иткәннәр. Балалар бу хәбәрләрне бер-берсенә җибәрә башлаган. Учреждениене уратып алганнар, мәктәп сагын көчәйткәннәр. Әмма бернинди сәер әйберләр яисә ят затлар ачыкланмаган. Укучыларны эвакуацияләү таләп ителмәгән.
Хәбәрне кем беренче тарата башлаганын ачыклаганнар. Ул – интернатның бишенче сыйныфында укучы 10 яшьлек кыз. Укучы кыз нибары дусларын шаяртырга теләвен сөйләгән. Полицейскийлар хәбәрләрне таратучы тагын 10 баланы ачыклаган. Әмма алар бу хәбәргә чынлап та ышанганнар һәм бик каты курыкканнар, шуңа барысына сөйләргә уйлаганнар. Тикшерү оештырылган.
Тәртипсезлек инде. Ниндидер бала-чага шаяртырга теләп ничәмә-ничә ведомство хезмәткәрләрен аякка бастырсын әле!
Ә шулай да махсус хезмәтләрдә эшләүчеләр андый хәбәрләрне игътибарсыз калдыра алмый (аеруча илдәге соңгы хәлләрне исәпкә алганда), тик нәтиҗәдә бер дә юкка күпме вакытларын югалта...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|