поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
06.05.2011 Дин

Җомга көн ял булырга тиеш

Татарстан мөселманнарының чираттан тыш V корылтаена һәм республика җитәкчелегенә Саба районы делегациясе җомга көнен ял итүне үтенеп мөрәҗә­гать юллаган иде. Матбугат битләрендәге фикер алышуларда кайберәүләр көндезге ялга бер сәгать өстәү белән генә чикләнергә тәкъдим итте. Эткә сөяк атып котылу ысулына охшаган бу.

Даһи Тукаебыз әйт­меш­ли, инде хуш, батты кояш, дигәндәй, бу изге көн тагын шул көндәлек ыгы-зыгы, бакчага барасы балаларны елатып уяту, аларны өстерәп, мәтәлә-кадала эшкә чыгып чабу белән башланып ки­тәчәк икән. Җомга иртәсендә бәйрәм тәгаме пешерергә дип куясы камырны, ягып җибә­рәсе җомга госеле мунчасын яһүди яисә насарани ял көннәренә авыштырырга туры килә мөселман кешесенә.

 

Инде җомга көн­нең калган өлешен күзаллап бетерик. Җомга вәгазен тыңлап, намазын укып, көндезге сәгать ике тулып өченчегә киткәндә эшенә кайткан хезмәткәр анда тагын өч сәгать утыра. Бу сә­гатьләр республика икътисадына күпме файда яки зыян китерә ала? Җомганы ял көне итү-итмәү турында фикерләр басылган "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы атналыгында журналист ханым Венера Беляева да әйткән бит: "Җомга рәсми булмаган кыска көн санала: төшке аштан соң кешене эш урынында тотам димә инде (безгә, журналистларга, бу бик яхшы мәгъ­лүм)". Бәс, шулай икән, нигә соң өч сәгатькә калгач вакланырга? Инде җомганы тулаем ял көне итү мөмкинлеге юк икән, ул чагында сәгать 12гә кадәр эшләп, көннең калган яртысын ял итеп рәсмиләштерү гаделлеккә якынрак булыр иде. Ватандашларыбыз арасында эшкә баруны сылтау итеп, иң мөһим һәм зур фарызны – җомга гыйбадәтен калдыру киң таралган. Халкыбызның диннән ерак булуы, Аллаһ Тәгалә­дән курыкмавы аркасында барлыкка килгән югалтулар күпкә зуррак бит, хөрмәтле җитәкче һәм депутат ип­тәшләр! Сездән мәсьәлә­нең гадел чишелешен көтәбез.


Илдар ЯХЪЯ, Саба җәмигъ мәчете имам-хатыйбы
Ватаным Татарстан
№ 81-82 | 06.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»