|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2023 Җәмгыять
Бүген Мансур Шиһаповның ел ашы уздырылдыБүген, 9 декабрь көнне, танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһаповның бакыйлыкка күчкәненә 1 ел булды. Шагыйрьнең елына атап аның фатирында Коръән ашы уздырылды. Анда Мансур абыйның якыннары, туганнары катнашты. Тормыш иптәше Клара ханым, кызлары Эльвира һәм Ләйсән, килгән кунаклар Мансур абыйны җылы хатирәләр белән искә алды. Аның туган ягын яратуын, тормышта гел оптимист булуын, проблемаларны уен-көлке, шаян сүз белән җиңә белү сәләтен ассызыкладылар. Шагыйрьнең рухы шат булсын.
Исегезгә төшерәбез, быел җәй көне Балык Бистәсе районы Яншык авылы зиратында Мансур Шиһапов каберенә таш куелган иде. Анда мондый сүзләр язылган:
Бу зиратка килеп керсәң, әй якташым,
Туктап кал да, укып кара кабер ташын!
Туган илне сагынып кайтып, тән иңдерде
Гомер буе читтә йөргән авылдашың.
Әлеге фотоларда Мансур Шиһаповның фатирындагы эш бүлмәсе:
--- |
Иң күп укылган
|