|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2023 Хәвеф-хәтәр
Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгәнБашкортстан Дәүләт автоинспекциясе республиканың Архангель районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләрен ачты. Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе начальнигының Башкортстан буенча урынбасары полиция подполковнигы Олег Дмитриев хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, 46 яшьлек ир-егет, «Лада Приора» автомобиле белән идарә итеп, каршы як полосага чыккан һәм «ВАЗ-2114» машинасы белән бәрелешкән. Авария көндез Уфа-Инҗәр-Белорет автоюлының 92 километрында булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 45 яшь һәм 71 яшьтәге хатын-кызлар, алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында һәлак булган, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Ике шофер да дәваханәгә озатылган.
Дәүләт автоинспекциясе экипажы зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәткән. Бу факт буенча юл-транспорт һәлакәтен тикшерү башланган.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|