|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2023 Мәдәният
Тинчурин театры «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсы игълан итә
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Идел» журналы белән берлектә «Язга хәтле яз» дип аталган төбәкара драматургия конкурсы игълан итә. Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (35 яшь тулганнарны да кертеп) булган авторлар катнаша. Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2023 елның 15 декабренә кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com һәм Idel-kazan@mail.ru адреслары буенча җибәрергә кирәк. Җиңүче театр укулары нәтиҗәсендә билгеле булачак. Җиңүче автор пьесасы буенча спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак. Җиңгән пьесаның өзекләре «Идел» журналында басылачак. Бәйгенең тулы нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин .
--- |
Иң күп укылган
|