поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
05.05.2011 Җәмгыять

Кем кемне?

Быелның өч аенда гына түрәләр тарафыннан 186 җинаять кылынган. Шуларның 105е ришвәтчелек белән бәйле. Судка җибәрелгән 89 эшнең яртысы ахырына кадәр җиткерелгән. Җитәкче кереме халык контролендә булса, әлеге афәтне киметүгә сәбәпче булыр иде дигән фикер җиткерделәр ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча узган киңәшмәдә.

Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов сүзләренчә, бездә ришвәт кү­ләме уртача 33 мең сум тәшкил итә. Коррупция күбрәк сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә чагыла. Гыйльманов фи­керенчә, замана афәтенә каршы гражданлык җәмгыяте институтлары, хокук саклау органнары, бизнес вәкилләре һәм матбугат чаралары бергәләп көрәшсә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Өстәвенә, түрә­ләрнең керемнәрен генә тү­гел, чыгымнарын да контрольгә алу зарур.

 

Дөрес, халык җитәкчеләрне сүгәргә ярата, шул вакытта үзе дә ришвәткә батып бара. Татарстан Пре­зидентының корруп­циягә каршы сәясәт идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов белдерүен­чә, бүген бездә һәр бишенче кеше әлеге афәт белән очраша. Рес­публика халкының 20 проценты ришвәт бирә. Татарстан районнарындагы тү­рә­­ләрнең керемен тикшерү барышында закон бозуның 200 очрагы ачык­ланган. Мисал өчен Мамадыш, Чирмешән, Чистай һәм Норлаттагы җитәкчеләр коммерция ни­ге­зендәге оешма учредителе булып тора икән.

 

Татарстан прокуратурасы вәкиле Ринат Латыпов исә җитәкчеләрнең кайдан акча алуын тикшерү өчен нигез юклыктан зарлана. Кемнеңдер чыгымын яки керемен ачыклау өчен иң элек иҗтимагый оешма, сәяси партия, матбугат яки Иҗ­тимагый палата вәкилләре шикле түрә турында мәгъ­лүмат бирергә тиеш. Шуннан соң гына прокуратура тикшерү эшен башлый ала. Бүген республика җитәкчеләре керемнәре турында декларация тапшырса да, алар арасында йә ялган мәгълү­мат бирү­челәр, йә барысын да ачып бетермәүче­ләр күп. Милкен чит кешегә яздыручылар да очрый.

 

Казандагы Икътисад, Идарә һәм Хокук институты ректорының беренче урынбасары Игорь Бекеев сүзләренчә, ришвәт белән көрәш темасы бү­ген модага гына әйләнеп калмыйча, реаль эшләр белән күре­нергә тиеш. Коррупцияне илдә яшәү­че һәркемгә туры килгән салым итеп кабул итәргә дә мөмкин. Ул барыбер халык җилкәсенә төшә. Сер түгел, ришвәтчелектән эшмәкәрләр аеруча зур зыян күрә. Былтыр әле­ге даирәдә ришвәтнең ур­тача күләме 70 мең сум булса, быел 202 мең сумга җиткән. Эшмәкәрләр ришвәтчелек белән еш очрашып торсалар да, үзләре аңа каршы чаралар күрергә ашыкмый. Халык та кү­неп килә инде.


Рәсим ХАҖИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 80 | 04.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»