поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
27.11.2023 Спорт

Илмир Төхвәтуллин карьерасын тәмамлавы турында игълан итте

Быелгы Татарстан чемпионаты берничә вакыйгасы белән истә калды. Раил Нургалиев Татарстан чемпионатында унынчы җиңүен яулады һәм Рөстәм Мухамов белән Айрат Гилаевны куып тотып, республика чемпионатларында иң күп җиңүче яулаган көрәшчеләр арасына керде.

Илмир Төхвәтуллин белән Радик Сәлахов, тугызынчы җиңүләрен яулап, Раил урынын алдылар. Татарстан чемпионатларында җиңү яулаган иң титуллы көрәшчеләр булу өчен алдагы елларда нәкъ менә шул өч көрәшче арасында көрәш барыр иде кебек тә... Илмир Төхвәтуллин, барысын да гаҗәпләндереп, рәсми ярышларда көрәшче карьерасын туктатуы турында хәбәр итте. Чираттагы җиңүен яулаганнан соң, без аны келәм уртасына чыгарып, тамашачыга бу хакта хәбәр иттек. Көрәш сөючеләр, әлбәттә, Илмирга бик көчле алкышлар бүләк итте.
 
Аның турында күпләр тыйнак, кирәгеннән дә артык көрәшче, диләр. Келәм буенча кычкырып, ризасызлык белдереп йөрми, шатлыгыннан эйфориягә бирелми, көндәшенә каршы пычрак алымнар кулланмый. Тыныч кына келәмгә чыга, көндәшенең, хөкемдарның кулын кысып, тыныч кына чыгып та китә. Гадәттә, тыныч кына ота. Ләкин... Оттырып барса, яки көндәше аның ачуын чыгарса, Илмир “зверь”гә әйләнә дә куя. Һәм... җиңгәч тә янә тыныч Илмиргә әверелә.
 
Күп кенә чемпионнар кебек, Илмир балалар һәм яшьләр арасында көрәшеп, чемпион булу бәхетен татымый. Көрәш белән ныклап Түбән Камада укыган чорында Илнар Гәрәев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Беренче тапкыр зур келәмгә чыгуын да Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә уза торган бәйге белән бәйли. Ә инде көрәш белән шөгыльләнә башлавында әтисе роле зур булуын искәртә: “Спортны бик ярата ул. Минем дә спортка битараф булмавымны аңлап алып, мине кечкенәдән чаңгы шуарга, төрле физик күнегүләр эшләргә өйрәтте”.
 
Казанга күченгәч, Илмир Төхвәтуллин “Ак Барс” Көрәш сараена эләгә. Булат Хәбибрахманов, Вакыйф Дәүләтшин карамагында күнегүләр алып бара. Үзе дә яшьләр белән эшләүдән тартынып тормый. Казанның берничә мәктәбендә шактый еллар балаларга көрәш серләрен төшендерә, шәһәр балаларын милли спорт төребезгә тарта.
 
Илмир Төхвәтуллин Татарстан чемпионатларында 2011 елда, 20 яшендә чыгыш ясый башлый. Көрәшә башлаганда да 80 килолылар арасында бил алыша ул, аннан соң күп еллар үлчәү категориясен артык үзгәртми, гел шул 80, 85, 90 килограммга кадәрге авырлыкларда. Ике ел рәттән бронза медаль белән канәгатьләнгәч (икесендә дә аның авырлыгында Ринат Хәйретдинов чемпион кала), ниһаять, 2013 елда Илмирга да бәхет елмая. 2023 елга кадәр нибары 2016 һәм 2020 елларда гына җиңүчеләр арасына керми ул. 2019 елда дөнья чемпионатына әзерләнгәндә аягын сындыра ул, күпләр Төхвәтуллин келәмгә әйләнеп кайта алмас дип өметләнсәләр дә, өметләрен акламый Илмир. Кайта, җиңүләр сериясен дәвам итә. Инде китәргә вакыт җитте дип белдерде ул. Хәер, көрәштән китмәячәге көн кебек ачык Илмирның. Инде бүген үк берничә урында тренерлык итә ул.
 
Ә без исә Илмир Төхвәтуллинга матур көрәше, матур җиңүләре, матур алымнары өчен рәхмәт җиткерәбез. Киләчәктә шәхси тормышында да, тренерлык эшчәнлегендә дә уңышлар теләп калабыз!
 

Радик САБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 26.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»