|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2023 Шоу-бизнес
Гөлсирин Абдуллина: "Кызыгы бетте..."Танылган җырчы Гөлсирин Абдуллина тормышындагы хатирәләре белән уртаклаша. — Күңелемдә әби-бабайга кагылышлы бик җылы хатирәләр яши. Бергәләп мәчеткә йөри идек. Анда барганда, юл буе дога өйрәтәләр иде. Бабам умарта тотты. Без үскән вакытта урам тулы бала-чага иде. Бабай бал аерткач, капка төбебезгә өстәл куеп, бөтен урам баласын җыеп, әби пешергән ипигә бал ягып, чәй эчә идек. Бу һәр җәй саен була торган шундый матур бер традиция иде. Ул минем генә түгел, безнең урамда үскәннәрнең дә хәтерендә сакланадыр дип уйлыйм. Балачакның матур бер мизгеле бит. Хәзер заман башкарак. Кайбер әби-бабайлар да үзгәрәк дип уйлыйм. Элек әби-бабайлар ризык тәмен белергә дә өйрәткән бит. Аларның алып куйган тәмле ризыклары була иде. Аны безгә бик кирәк вакытта гына бирәләр иде. Хәзер кая карама кибет, авызны гына ачасың, алып та бирәләр. Кызыгы бетте...
--- |
Иң күп укылган
|