|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2023 Шоу-бизнес
Ришат Фазлыйәхмәтов: Пиар ясыйсы килсә, аны беренче хатын белән эшләгән булыр идемҖырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән хатыны Эльмираның аерылышуын язган идек. Хәзер алар яңадан бергә. Әмма аерылышуларына ышанмаучылар да булды. Кайбер җырчылар моны хәтта арзан пиар, реклама дип тә атады. — Без дүрт ай бергә тормадык, — дип аңлатты Ришат. — Пиар ясыйсы килсә, аны беренче хатын белән эшләгән булыр идем. Күпләрегез күрде. “Ябыгып киткәнсең. Күзләрең моңсу”, — диючеләр дә булды. Хәзер Тәтишка белән кушылдык. Бар да яхшы. Инде күзләр дә яна, авырлык та җыя башладым (көлә).
--- |
Иң күп укылган
|