|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2023 Хәвеф-хәтәр
Казанда боз астына төшеп киткән кечкенә балаларны коткарганнарКазанның Совет районында Фучик урамындагы буада әни кеше ике кечкенә баласы белән юка боз астына төшеп китә. Балалар бозга кергән һәм төшеп киткән, ә хатын-кыз аларны коткарырга тырышып үзе дә куркыныч хәлгә калган. Бу хакта «Татар-информ»га батучыларга ярдәм итүчеләрнең берсе - Александр сөйләде. «Без кыз бала күкрәгеннән суда басып торганда килеп җиттек. Дустым балаларга ярдәм итте, ә мин хатын-кыз чыга алсын өчен бозны ваттым», - дип сөйләде ул.
Александр сөйләвенчә, зыян күргән балаларга 3-4 яшь. Аларның киемнәре юешләнеп беткән.
Әни кешенең кычкырганын полиция хезмәткәрләре дә ишеткән һәм тиз арада ярдәмгә килгән. Алар бергәләп гаиләне ярга чыгарган һәм ашыгыч ярдәм медикларына тапшырган.
--- |
Иң күп укылган
|