поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
30.04.2011 Җәмгыять

Абруйны ничек күтәреп була?

Иртәгә 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Әлеге уңай­дан ил Президенты Дмитрий Медведев “Бердәм Россия” партиясе депутатлары белән очрашып, эшче һөнәре абруен күтәрү хакында сөйләште. Очрашуда хезмәт ияләренә “эштәге батырлыгы өчен” махсус орден булдырырга тәкъдим иттеләр. Депутатлар әйтүенчә, әлеге бүләкне Хез­мәт бәйрәмендә Президент үзе тапшырырга тиеш. Ә сез хезмәт ияләренең абруен ничек күтәреп була дип саныйсыз?

Евгений ЕФИМОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

 

– Бүген Татарстанда хезмәт ияләренең абруен күтәрү өчен шактый эш башкарыла. Бигрәк тә яшьләргә зур мөмкинлекләр тудырылган. Рес­публикада яшәүче егет-кызларны әлеге тармакка җәлеп итү, аларга ярдәм итүнең аерым системасы бар. Мәшгульлек үзәкләре аша без студентлар хезмәт отрядлары белән җитди эш алып барабыз. Отряд вәкилләре нәкъ эшче һө­нәрләрен үти. Бу – уңай кү­ренеш, дип саныйм. Чөнки студентлар уку йортында алачак белгечлеклә­реннән тыш, эшче һөнәре буенча тәҗрибә дә туплый. Алдынгы хезмәт ияләрен бү­ләкләү өчен аерым орден булдыру турындагы фикер дә бик яхшы. Алар моңа һич­шиксез лаек.

 

Альбина АДИЕВА, профсоюз комитеты рәисе:

 

– Ил Президентының әле­ге мәсьәләгә игътибар бирүе мактауга лаек. Әмма хезмәт ияләрен борчыган проблемалар хакында елга бер тапкыр гына сөйләшү аз. Завод-фабрикаларда эшләү­челәрнең яше елдан-ел олыгая. Яшьләр исә авыр эшкә ки­лергә те­ләми. Киләчәк турында уйлыйбыз икән, әнә шул мәсьә­ләне хәл итәргә кирәк. Хезмәт ияләре турында социаль реклама да җит­ми.

 

Евгения ШИШКОВА, тө­зелеш техникумы директоры урынбасары:

 

– Мәсьәләне хәл итүнең бер генә юлы бар. Ул да булса, эшче һөнәре ияләренең хезмәт хакларын арттырырга кирәк. Иң авыр, иң кара эш аларга туры килә ич. Акчасын да эшенә күрә түли башласалар, орден-медальләр дә кирәкмәячәк. Яшьләрнең һөнәри техникумга укырга керергә теләмәвенең сәбәбе хезмәт хаклары түбән булуда. Диплом алган белгеч­ләрне эш белән тәэмин итүнең аерым системасын булдыру да көн кадагында тора.

 

Люция МУСИНА, җырчы:

 

– Эшләгән кешенең кадерен белергә кирәк. Яхшы эшли икән, Мактау грамотасы бирсеннәр. Күңел әнә шундый вак нәрсәләрдән дә үсә. Ә үзеңә ошаган һөнәр – башкалар өчен дә үрнәк. Хезмәт хакларын арттырсыннар. Орден да комачау итмәячәк. Ә эшнең катлаулы булу-булма­вына килгәндә, кайсыбызның эше җиңел соң? Әллә җитәкчеләр кәнәфидә көнне бушка уздырып утыра дисезме? Юк, аларның эше безнекеннән дә авыррак.



Ватаным Татарстан
№ 79 | 30.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»