поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.04.2011 Мәдәният

Җырчы белән тамашачыны берләштерүче илаһи көч...

Ул көнне, бөтен эшләрен читкә куеп, дөнья мәшәкатьләрен онытып, Денис авылы халкы Мәдәният йортына ашыкты. Ничек ашыкмыйсың ди инде! Бүген авылыбызга бөек татар халкының батыр улы, язмыш сынауларына бирешмичә, иҗат дөньясында үз юлын тапкан, үз тарихын булдырган, танылган татар җырчысы, гармунчы Закир Шаһбан концерт куярга килгән бит!

Ә ул озак көттермәде, гармунын күтәреп, сәхнәгә чыгып басты да, өздереп уйнап та җибәрде. Бер тында бәгырьгә үтәрлек шушы моңга уралып, аның бөтен тормыш юлы күз алдыбыздан үтеп киткәндәй булды. Ул үзе дә моны аңлагандай, уйнавыннан бер ара туктап торды да:

 

- Мин үзем Новосибирск өлкәсендә туып үстем. Газиз әнкәем миндә яшьтән үк бөек татар халкының мәшһүр җырчылары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов башкарган җыр-моңнарга мәхәббәт тәрбияләде. Шушы матур көйләрне башта гармунда, соңрак баянда уйнарга өйрәндем, - дип үзенең тәүге адымнары турында сөйләп алды.

 

Себер якларына чираттагы гастрольләргә барган Илһам ага Шакиров бу нык ихтыярлы, тырыш, талантлы яшь егетне “күреп” ала һәм Казанга чакыра. Озак та үтми, Закир Татарстан башкаласында үткәрелгән фестивальдә катнашып, “Себер татар халык фольклоры лауреаты” исеменә лаек була. Аннан соң ул “Татар җыры-95” халыкара конкурсында да җиңү яулый. Шулай, сикәлтәле үрләрне үтә-үтә, Закир Шаһбан Татарстан Республикасының халык артисты дигән дәрәҗәле исемен алуга ирешә. Ә күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа телебезне, мәдәниятебезне, сәнгатебезне үстерүдә зур өлеш керткәне һәм гастрольләргә йөрүе җиңелрәк булсын өчен автобус бүләк итә.

 

- Үземнең җырларымда мин татар халкының рухи яктан көчле, матур, дәрәҗәле халык икәнлеген күрсәтергә тырышам. Шуның өчен репертуарымда күбрәк борынгы халык җырларына урын биреп, аларны заманча эшкәртеп, төрле аранжировкалар белән бизәп башкарам.

 

Озакламый менә 45 яшьлек юбилеемны үткәрергә җыенам, тормышымның бизәкләре - хәләл җефетем Гөлүсә белән кызым Алисәнең яратуын һәм ярдәмен һәрчак тоеп яшим, - дип сөйләде Закир әфәнде.

 

Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туып үскән, бүгенге көндә Самара шәһәрендә яшәүче мәшһүр якташыбыз, көрәш остасы Хәбил Бикташев белән дә ул тыгыз элемтәдә яши икән. Шушы авылда үткәрелгән сабантуйларына килеп, ул еш кына үзенең җырларын тамашачыга бүләк итә.

 

- Сезнең якларда яшәүче кешеләрдә татар җыр-моңына мәхәббәт бик көчле. Һәр башкарылган җырны биредә бик бирелеп тыңлыйлар, - диде ул залда утыручы тамашачылар арасыннан денислеләрне генә түгел, күрше Татар Әбдекие һәм Карабикол авылларыннан килгән кунакларны да күңеленнән барлый-барлый.

 

Закир Шаһбан Татарстанның бик күп авылларын узып, безнең Денис авылына килеп җиткән. Бездән соң ул әле Камышлы, Похвистнево районнарында, аннан соң Оренбург якларында да концертлар куярга җыена. Ә тамашачы аны һәрчак өзелеп көтеп ала, йөрәгеннән чыккан рәхмәтләрен әйтеп, озатып кала.

 

Концерт программасына килгәндә, Закир Шаһбан белән бергә чыгыш ясаган җырчы һәм композитор Флюра Талипова-Коләхметова турында да берничә сүз әйтеп үтәргә кирәктер. Ул җырлаганда, әйтерсең лә, ташларга бәрелә- бәрелә челтерәп чишмә ага, ә син шушы чишмә буенда үсеп утыручы, бер-берсенең таҗларына кагылып, үзара серләшүче чәчәкләр серен тыңлыйсың сыман.

 

Закир Шаһбан һәм аның сәхнәдәш дуслары тамашачының хисләр кичерешен, йөрәк җылысын тоеп торалар, дип әйтәсем килә. Димәк, тамашачы белән җырчыны бергә бәйләүче илаһи көч беркайчан да үлмәячәк, яши һәм яшәячәк әле!

 

Денис авылы, Шенталы районы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 17 | 23.04.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»